Сергей Миронов
Сергей Михаил улы Миронов (рус. Сергей Михайлович Миронов, 1953 елның 25 феврале, Пушкин, Ленинград) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Россия Федерация Советы Рәисе (2001—2011), V чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. «Гадел Россия» фиркасе рәисе (2006-2011).
Пушкин шәһәрендә туа. 410 номерлы урта мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Индустриаль техникумга укырга керә. 1971-1973 елларда хәрби хезмәттә. 1974 елда Плеханов исемендәге Ленинград таулы институтында укый.
1994 елда Санкт-Петербург парламентына сайлана. 2001 елдан Россия Федерация Советын җитәкли.
2011 елда Сергей Миронов «Бердәм Россия»гә карата яңгыраткан сәяси тәнкыйть өчен шактый үзе тәнкыйтьләнә[1].
2012 елгы Россия Президенты сайлауларында катнаша.
Сылтамалар
- Сергей Миронов сайты [рус.]