Эмомали Раһмон

Имамгали Рәхман (таҗ. Эмомалӣ Раҳмон, 2007 елга кадәр — Имамгали Шәриф улы Рәхманов, таҗ. Эмомалӣ Шарифович Раҳмонов[1]; 5 октябрь 1952) — таҗик дәүләт эшлеклесе, Таҗикстан Югары Шурасы рәисе (19921994), 1994 елдан — Таҗикстан президенты.

Тәрҗемәи хәл

Иртә еллар

Имамгали Рәхман 1952 елның 4 октябрендә Таҗик ССР Куляб өлкәсенең Дангара бистәсендә туган, гаиләсендә өченче бала булган. Мәктәпне тәмамлагач, Кургантүбә майзаводында электрик булып эшләгән. 1971—1974 елларда Тын океан флотында матрос булып хезмәт иткән. Хезмәттән соң заводка кайта, шулай ук сатучы булып эшли.

1982 елда Таҗик дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. 1976—1988 елларда төрле колхозларда идарә итү вазифаларында эшләгән.

Сәяси карьера

1990 елда Таҗик ССР Югары Шурасының халык депутаты булып сайланылган. 1992 елның ноябрендә Таҗикстан Югары Шурасы рәисе булып сайланылган. 1994 елда президент вазифасына сайланылган. Раһмонның хакимияткә килүе Таҗикстанда ватандашлар сугышы периоды һәм шуннан соңгы тынычлыкны торгызу белән бәйле булган.

1999, 2006 елларда перзидент вазифасына кабаты сайланылган.

Искәрмәләр

  1. Президент Таджикистана поменял имя. BBC (22 март 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2008. Архивировано 7 май 2012 года.

Чыганаклар