Шәүкәт Мирзияев
Шәүкәт Мирзияев, Шәүкәт Мираман улы Мирзияев (үзб. Shavkat Mirziyoyev, 1957 елның 24 июле, Үзбәкстан ССР, Җизак өлкәсе) — Үзбәкстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2003—2016 елларда Үзбәкстан премьер-министры. 2016 елның 4 декабрендә
Үзбәкстан президенты итеп сайлана.
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 24 июлендә Үзбәкстан ССР Җизак өлкәсендә туган. 1981 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Ташкент ирригация һәм мелиорация институтын (2004 елдан Ташкент ирригация һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру институты, ТИАХМИ) тәмамлаган. Шул ук уку йортында техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы
- 1974-1981 елларда төрле җир сугару оешмаларында эшли.
- 1981-1992 елларда ТИАХМИда: кече гыйльми хезмәткәрдән уку-укыту эшләре буенча (беренче) проректор дәрәҗәсенә кадәр үсә. Әлеге уку йортында комсомол, соңрак фирка комитеты сәркатибе булып тора.
Сәяси карьерасы
- 1990 елда Үзбәкстан ССР югары шурасына, 1994 һәм 1996 елларда беренче һәм икенче чакырылыш Үзбәкстан Гали мәҗлесенә депутат булып сайлана.
- 1992 елда Ташкент шәһәренең Мирза-Олугъбәк районы хакиме итеп билгеләнә.
- 1996 елдан Җиззәх өлкәсе хакиме.
- 2001-2003 елларда Сәмәрканд өлкәсе хакиме.
- 2003 елның декабреннән 2016 елның сентябренә кадәр — Үзбәкстанның премьер-министры, берочтан (2005 елдан) агросәнәгать һәм су хуҗалыгы комплексы җитәкчесе.
- 2016 елның 8 сентябреннән Үзбәкстан президенты в.б.
2016 елгы сайлаулар
2016 елның 4 декабрендә узган чираттан тыш Үзбәкстан президентын сайлауларда, ҮЛДФ кандидаты буларак, сайлаучыларның 88,61% тавышын җыеп, 3 көндәшен җиңеп, Үзбәкстан президенты итеп сайлана[1] .
2023 елгы сайлаулар
- Төп мәкалә: Үзбәкстанда президент сайлаулары (2023)
2023 елның 9 июлендә узган вакытыннан алда сайлауларда Мирзияев беренче турда ук 87% тавыш җыеп, җиңү яулый.[2][3]
Гаиләсе
Әтисе Мираман, табиб-фтизиатр. Чыгышы белән Таҗикстанның Яхтан кышлагыннан.
- Әнисе, шәфкать туташы, яшьли вафат. Үги әнисе татар милләтеннән[4].
- Әтисенең беренче никахыннан туган ике кыз туганы, икенче никахыннан бер кыз һәм бер ир туганы бар.
Хатыны Зирагатьхан (Айхан) Һашимова, ире белән бер үк институтны (ТИАХМИ) тәмамлаган.
- кызлары Шаһназа, Сәйдә, улы Дәүран.
Сылтамалар
- Тәрҗемәи хәле ҮЛДФ сайтында 2016 елның 19 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Шәүкәт Мирзияев Үзбәкстан президенты итеп сайланды. РБК [рус.]
- ↑ Мирзиёев переизбран президентом Узбекистана (рус.). Коммерсантъ (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2023.
- ↑ Мирзиёев победил на досрочных выборах президента Узбекистана (рус.). РБК (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2023.
- ↑ Шәүкәт Мирзияевның кече Ватанында. «Азия Плюс», 21.10.2010 2017 елның 8 август көнендә архивланган. [рус.]