Госман Йосыпов
Госман Йосыпов (18 февраль [1 март] 1900, Кафтарханә, Фәрганә өлкәсе, Россия империясе[1]—7 май 1966, Яңыюл, ҮзССР, ССРБ) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Бөтенсоюз үзәк һөнәри берлекләр шурасы Үзәк Азия бюросы рәисе (1931-1934), ҮзССР азык-төлек сәнәгате халык комиссары (1936-1937), Үзбәкстан коммунистик фиркасе ҮК беренче сәркатибе (1937-1950), ҮКФ Ташкент өлкә комитеты беренче сәркатибе (1938-1939), ҮзССР мамыкчылык министры (1950-1953), ҮзССР Министрлар шурасы рәисе (1953-1954), рәис урынбасары (1954-1955). СБКФ ҮК әгъзасы (1939-1956), 1-4 чакырылышлары ССРБ Югары Шурасы депутаты.