Николай Гикало
Николай Фёдорович Гикало (укр. Микола Фёдорович Гикало; 8 (20) март 1897, Одесса, Херсон губернасы — 25 апрель 1938, Мәскәү) — СССР дәүләт һәм партия эшлеклесе, Гражданнар сугышында катнашучы. Үзбәкстан (1929), Азәрбайҗан (1929—1930) һәм Белоруссия ССР (1932—1937) КП(б) ҮКның беренче секретаре. СССР ЭЭХК-ның (НКВД) махсус «тройкасы» составына керә.
Тәрҗемәи хәле
1897 елның 8 (20) мартында Херсон губернасының Одесса шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Милләте - украин. Тифлис хәрби-фельдшер мәктәбен тәмамлый (1915). Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы, фельдшер, Георгий тәресе белән бүләкләнә.
1917 елдан - РСДРП(б) әгъзасы.
1918—1927 елларда Кавказда партия эшендә.
- 1918 елда — РКП(б)ның Грозный шәһәр комитеты рәисе, Грозный Советы башкарма комитеты рәисе, Грозныйдагы совет кораллы көчләре командующие, шул ук елның август-ноябрь айларында Грозныйны ак казак формированиеләреннән саклауны җитәкли, моның өчен Инкыйлаби хәрби совет боерыгы белән РСФСРның Кызыл Байрак орденына лаек була.
- 1919 елда — РКП(б)ның Кавказ край комитеты әгъзасы.
- 1919—1920 елларда — Терек өлкәсендә һәм Дагстанда баш күтәрүчеләр армиясе командующие.
- 1920 елда — Терек өлкәсе һәм Дагстанның хәрби комиссары.
- 1920—1921 елларда — Фарсы кызыл армиясе командующие.
- 1921 елда — РКП(б)ның Тау өлкә комитетының җаваплы секретаре.
- 1921—1925 елларда — РКП(б) ҮКның Көньяк-Көнчыгыш бюросы әгъзасы.
- 1924—1925 елларда — РКП(б)ның Төньяк Кавказ край комитетының агитация-пропаганда бүлеге мөдире.
- 1925—1926 елларда — ВКП(б)ның Төньяк Кавказ край комитеты секретаре.
- 1926—1927 елларда — ВКП(б)ның Төньяк Кавказ край комитетының икенче секретаре.
1927—1928 елларда — оештыру бүлеге мөдире һәм БКП(б) ҮКның Урта Азия бюросы әгъзасы. 1929 елда — Үзбәкстан ССР КП(б) ҮКның беренче секретаре, 1929—1930 елларда — Азәрбайҗан ССР КП(б) ҮКның беренче секретаре.
1930—1931 елларда — ВКП(б) ҮКның оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире урынбасары. 1931—1932 елларда — ВКП(б)ның Мәскәү өлкә һәм шәһәр комитетлары секретаре, ВКП(б)ның Мәскәү комитеты оештыру бүлеге мөдире.
1932—1937 елларда — Белоруссия КП(б) ҮКның беренче секретаре. Партия оешмаларында зур чистарту үткәрә, бу чорда Белоруссия КП(б) әгъзаларының саны ике тапкырга диярлек кими. Республикада индустриализация һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру үткәрелә.
1937 елдан - Украина КП(б)ның Харьков өлкә һәм шәһәр комитетларының беренче секретаре. Бу чорда ул СССР ЭЭХКның (НКВД) 1937 елның 30 июлендәге 00447 санлы боерыгы буенча төзелгән махсус тройка составына керә һәм Сталин репрессияләрендә актив катнаша[1].
ВКП(б) ҮК әгъзалыгына кандидат (1934—1937). ВКП(б) Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы (1930—1934). Украина КП(б) ҮК Сәяси бюросы әгъзасы (1937—1938).
Кулга алынуы һәм үлеме
1937 елның 11 октябрендә кулга алына. 1938 елның 25 апрелендә СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан иң югары җәзага хөкем ителә һәм шул ук көнне атып үтерелә.
1955 елның 2 сентябрендә, үлеменнән соң, КПСС ҮК каршындагы Партия контроле комитеты тарафыннан партия тәртибендә аклана.
Бүләкләре
Гаиләсе
Хатыны — Наталья Евгеньевна Чижова (1897—1968), 1938 елда «халык дошманы хатыны» буларак хөкем ителә, 1955 елда аклана.
Исемен мәңгеләштерү
- Грозный шәһәрендә Халыклар Дуслыгы мәйданында Николай Гикало, Асланбәк Шәрипов һәм Гапур Әхриевка һәйкәл куелган[2].
- Н. В. Гикало хөрмәтенә Чечняның Грозный районындагы бистә аталган (2020 елдан Грозныйның шәһәр эче микрорайоны).
- Николай Гикало исеме белән Владикавказ, Грозный, Ростов-на-Дону, Нальчик, Минск шәһәрләрендә урамнар аталган.
Искәрмәләр
- ↑ Приложение 2. Составы троек НКВД—УНКВД 1937–1938 гг., созданных для рассмотрения дел арестованных в ходе массовой операции по приказу НКВД СССР № 00447 от 30 июля 1937 г. www.alexanderyakovlev.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2017. Архивировано 13 август 2017 года.
- ↑ Об утверждении Перечня памятников культуры и истории, расположенных на территории Чеченской республики, стоявших ранее на государственном учёте Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine, Постановление правительства Чеченской Республики от 9.11.2010, стр. 1
Әдәбият
- Ларина В. И. Первый на Тереке (Гикало Н. Ф.) // Их именами названы улицы. — Орджоникидзе: Ир, 1979. — С. 46—50.
- Морозова О. М. Николай Фёдорович Гикало // Вопросы истории. — 2011. — № 9. — С. 37—57.
- Шипулин Н. Г. . — (Герои Гражданской войны Чечни и Ингушетии). — 2000 экз.