Аяз Мөтәлибов

Аяз Ниязи улы Мөтәлибов (азәри. Ајаз Нијази оғлу Мүтәллибов, Ayaz Niyazi oğlu Mütəllibov; 12 май 1938, Баку) — Азәрбайҗан Җөмһүриятенең беренче президенты, АзССР коммунистик фиркасе үзәк комитәсенең соңгы, 14-че беренче сәркатибе.

Тәрҗемәи хәл

Аяз Мөтәлибов 1938 елның 12 майда Бакуда зыялы гаиләсендә туган. 1962 елда Азәрбайҗан нефть-химия институтын бетергән.

1959 елда Баку суыткычлар заводына эшкә кергән һәм 19 биредә эшләгән, 1966 елда ул бу заводның директоры итеп тәгаенләнгән.

1974 елда "Бакуэлектромаш" җитештерү берләшмәсенең диреторы итеп билгеләнгән. 1977 елда Баку шәһәре Нариманов район фирка комитәсенең икенче сәркатибе булып сайланган. 1979 елда җөмһүриятнең җире сәнәнгать министры вазифасына билгеләнгән. 1982 елда АзССР дәүләт план комитәсенең рәисе һәм министрлар шурасы рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

1988 елдан АзССР Министрлар Шурасының Рәисе. 1990 елның гыйнвар аенда АзССР коммунистик фиркасе үзәк комитәсенең, аннан соң – 1990 елның май аенда АзССРның Югары Шурасы тарафыннан Азәрбайҗан президенты вазифасына сайланган. 1990—1991 елларда СБКФ ҮК Сәяси бүросының әгъзасы булган.

1991 елның 8 сентябрьдә гомуми сайлауларда Азәрбайҗан президенты булып сайланган. 1992 елның мартында, Азәрбайҗан гаскәренең Таулы Карабахтагы уңышсызлыклардан соң һәм Азәрбайҗан Халык Фронты басымы астында истигъфага чыгарга мәҗбүр булган. Шул ук елның 14 майда Мөтәлибов вазифасында торгызылган, ләкин нибары 4 көннән соң «төшерелгән» һәм Русиягә качып киткән.

Тема буенча өстәмә