Габдерахман Вәзиров
Тәрҗемәи хәле
Баку шәһәренең Киров районы Бинагади бистәсендә туа[1]. Әнисе һәм әтисе Карабахта туа[1]. Әтисе ягыннан бабасының әтисе — Карабах ханлыгы вәзире Җамал Җәванширның оныгы. Бу нәсел җебен саклау өчен Мирза Фатали Ахундов хан улына Вәзиров фамилиясен тәкъдим итә, һәм Габдерахман фамилияне мирас итеп ала[1].
1952 елда Габдерахман Вәзиров Азәрбайҗан индустрия институтын тәмамлый.
- 1954—1955 елларда — сәркатип;
- 1955—1956 елларда — икенче сәркатип;
- 1956—1959 елларда — Азәрбайҗан ЛКСМ ҮК беренче сәркатибе;
- 1959—1970 елларда — ВЛКСМ ҮК сәркатибе;
- 1970—1974 елларда — Кировабад шәһәрендәге Азәрбайҗан КП комитеты беренче сәркатибе;
- 1974—1976 елларда — Азәрбайҗан КП ҮК сәнәгать бүлеге мөдире;
- 1976—1979 елларда — Калькуттада (Индия) СССР генераль консулы;
- 1979—1985 елларда — Непал Корольлегендә СССР илчесе;
- 1985—1988 елларда — Пакистанда СССР илчесе. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару буенча сөйләшүләрдә актив катнаша;
- 1988—1990 елларда — Азәрбайҗан КП ҮК беренче сәркатибе.
2009 елда аның «Моя дипслужба» истәлекләре басыла.
2022 елның 10 гыйнварында Мәскәүдә, гомеренең 92 нче елында вафат була[2]. Троекурово зиратында хатыны янында җирләнгән[3].
Бүләкләре
- Октябрь Революциясе ордены;
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;
- Халыклар дуслыгы ордены (1980 елның 26 мае)[4];
- «Почёт билгесе» ордены (1959).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 видеоинтервью Габдерахмана Вәзирова «Paxlava Production»
- ↑ Скончался Абдуррахман Вәзиров. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2022. Архивировано 10 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Oxu.az - Абдуррахмана Вәзирова похоронят в Москве - ОБНОВЛЕНО + ВИДЕО. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2022. Архивировано 10 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 26 мая 1980 года № 2163—Х «О награждении тов. Вәзирова А. Х. орденом Дружбы народов» // «Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик». — № 23 (2045) от 4 июня 1980 года. — Ст.441.
Сылтамалар
- А. Х. Вәзиров. В первых рядах партера. — М., Издательство «Художественная литература», 2018
- Вәзировның Гагарин турында истәлекләре
- Громыко А. А., Ковалев А. Г., Севостянов П. П., Тихвинский С. Л. Дипломатический словарь. — 4-е изд. — М.: Наука, 1984. — Т. 1.