Солтанмәҗит Әфәндиев

Солтанмәҗит Әфәндиев (14 [26] май 1887, Шәмәхә, Баку губернасы, Рәсәй империясе[2]21 апрель 1938, Мәскәү, ССРБ) — азәри совет дәүләт эшлеклесе.
1915 елда Казан дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлаган.
Азәрбайҗан ССР игенчелек халык комиссары (1921-1924), Азәрбайҗан ССР халык эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары (1924-1927), Азәрбайҗан ССР Үзәк башкарма комитеты рәисе урынбасары (1927-1931), Азәрбайҗан ССР Үзәк башкарма комитеты рәисе (1931-1937), ЗСФСР Үзәк башкарма комитеты рәисе (1932-1937). БК(б)Ф Үзәк котроль комиссиясе әгъзасы (1924-1927), ССРБ ҮБК әгъзасы.

Искәрмәләр

  1. Эфендиев Султан Меджид // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. (Азәрбайҗан)

Тема буенча өстәмә