Яков Яковлев
Яков Яковлев (20 [21] июнь 1896, Гродно, Гродно губернасы, Рәсәй империясе[1]—29 июль 1938, Мәскәү, ССРБ) — совет дәүләт эшлеклесе.
Петроград политехника институтында укыган (бетермәгән). РСДЭ(б)Ф Екатеринослав шәһәр комитеты рәисе (1917), Украина К(б)Ф Киев губерна комитеты рәисе (1919), Владимир губерна шурасы башкармакомитеты әгъзасы (1919-1920), Украина К(б)Ф Харьков губерна комитеты рәисе (1920), ССРБ эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары урынбасары (1926-1929), ССРБ игенчелек халык комиссары (1929-1934), БК(б)Ф ҮК каршындагы фира контроле комиссиясе рәисе беренче урынбасары (1936-1937), Беларус К(б)Ф ҮК беренче сәркатибе вазыйфаларын башкаручы (1937). БК(б)Ф ҮК әгъзасы (1930-1937), В.И. Ленин ис. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы (1935).