Вячеслав Кебич
Вячеслав Кебич (10 июнь 1936, Конюшевшчина, Новогрудек воеводалыгы, Польша[2] – 9 декабрь 2020 ел[3]) — беларус һәм совет дәүләт эшлеклесе.
Беларус политехника институтын (1958) бетергән.
Минск станоклар төзү заводы баш инженеры, директоры (1973-1978), Киров ис. Минск кискеч һәм тартып эшкәртә торган станколар чыгару заводы генераль директоры (1978-1980), Беларус КФ Минск шәһәр комитеты икенче сәркатибе (1980-еллар), БССР дәүләт планы рәисе (1985-1990), Беларус ССР, аннары бәйсез Беларус Министрлар шурасы рәисе (1990-1994), Беларус сәүдә-икътисад берлеге рәисе (1994-х.в.). СБКФ ҮК әгъзасы (1990-1991), ССРБ халык депутаты, 1-2 чакырылышлары Беларус Милли мәҗлесе вәкилләр пулаты депутаты.
Искәрмәләр
- ↑ Naša Nìva (белор.) — 1991. — ISSN 1819-1614; 1819-1630
- ↑ (Минск өлкәсе, Беларус)
- ↑ Умер подписавший Беловежские соглашения первый премьер Белоруссии Кебич