Николай Авхимович

Николай Авхимович (1 [14] гыйнвар 1907, Борисов, Минск губернасы, Рәсәй империясе[1]12 сентябрь 1996, Минск, Беларус) — беларус совет дәүләт эшлеклесе.

Минск югары коммунистик авыл хуҗалыгы академиясендә (1930-1933), БК(б)Ф ҮК каршындагы яңадан әзерләү курсларында (1947-1948) укыган.

Беларус К(б)Ф Һомел өлкә комитеты беренче сәркатибе (1948-1951), Беларус КФ Һродна өлкә комитеты беренче сәркатибе (1951-1953), Беларус КФ ҮК икенче сәркатибе (1953-1956), Беларус ССР Министрлар шурасы рәисе (1956-1959), БССР икмәк мәхсулатлары министры (1959-1961), БССР социаль тәэминат министры (1961-1973). СБКФ ҮК әгъзасы (1956-1961), 3-5 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә