Кузьма Киселёв

Кузьма Киселёв (20 октябрь [1 ноябрь1903, Лобковичи, Могилөв губернасы, Россия империясе[1]4 май 1977) — беларус совет дәүләт эшлеклесе. Кричев педагогия техникумында (1918-1919), Смоленск дәүләт университетында (1923-1924, бетермәгән), Воронеж дәүләт университетында (1924-1928), Свердлов ис. коммунистик академиясендә (1930-1933) укыган.

Беларус ССР сәләмәтлек саклау халык комиссары (1937-1938), Беларус ССР Халык комиссарлары шурасы рәисе (1938-1940), Сембер өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе (1943), Беларус ССР Халык комиссарлары шурасы (Министрлар шурасы) рәисе урынбасары (1943-1958), Беларус ССР чит ил эшләре министры (1944-1966). 3-4 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты. Табибият фәннәре нәмзәте.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә