Кирилл Мазуров
Кирилл Мазуров (25 март [7 апрель] 1914, Рудня-Прибытковская, Могилөв губернасы, Россия империясе[1]—19 декабрь 1989, Мәскәү, ССРБ) — совет дәүләт эшлеклесе.
Һомел автоюл техникумын (1933), БК(б)Ф ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1947) бетергән. Беларус ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге ҮК икенче (1943-1946), беренче сәркатибе (1946-1947), Беларус К(б)Ф Минск шәһәр комитеты икенче (1949-1950), беренче сәркатибе (1950), Беларус К(б)Ф Минск өлкә комитеты беренче сәркатибе (1950-1953), БССР министрлар шурасы рәисе (1953-1956), Беларус КФ ҮК беренче сәркатибе (1956-1965), ССРБ министрлар шурасы рәисе беренче урынбасары (1965-1978).
БК(б)Ф ҮК әгъзасы (1952-1981), СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзасы (1966-1978), 3-4 һәм 6-9 чакрылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.
Искәрмәләр
- ↑ (Һомел өлкәсе, Беларус)