Ингамҗан Госманхуҗаев
Ингамҗан Госманхуҗаев (21 май 1930, Фәрганә, ҮзССР, ССРБ[1]—17 март 2017, Фәрганә, Үзбәкстан) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Үзәк Азия политехника институтын (1955) бетергән.
Фәрганә өлкәсе башкарма комитеты рәисе (1961), Фәрганә шәһәр башкарма комитеты рәисе (1962-1964), ҮКФ Сырдәрья өлкә комитеты беренче сәркатибе (1965-1969), Нәмәнгән өлкәсе башкарма комитеты рәисе (1972-1974), ҮКФ Әндиҗан өлкә комитеты беренче сәркатибе (1974-1978), ҮзССР Югары шурасы президумы рәисе (1978-1983), Үзбәкстан коммунистик фиркасе ҮК беренче сәркатибе (1983-1988). СБКФ ҮК әгъзасы (1983-1988),10-11 чакырылышлары ССРБ Югары Шурасы депутаты.