Сабир Камалов

Сабир Камалов (19 апрель [2 май1910, Ташкент, Сырдәрья өлкәсе, Рәсәй империясе[1]6 июнь 1990, Ташкент, ҮзССР, ССРБ) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Ташкент марксизм-ленинизм институтында (1936-1937), БК(б)Ф ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбендә (1946-1949) укыган.
Комсомолның Каракалпак өлкә комитеты беренче сәркатибе (1933-1936), ҮКФ Фәрганә өлкә комитеты икенче сәркатибе (1938-1940), ҮзССР игенчелек халык комиссары (1940), Үзбәкстан ССР Халык комиссарлары шурасы рәисе урынбасары (1940-1951), Үзбәкстан КФ Каракалпак (1941-1946), аннары Фәрганә (1949-1950) өлкә комитетлары беренче сәркатибе, ҮзССР Министрлар шурасы рәисе (1955-1957), Үзбәкстан коммунистик фиркасе ҮК беренче сәркатибе (1957-1959), Фәрганә өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе (1959-1962), ҮзССР хәзерләүләр министры (1970-1980). Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы (1956-1961), 2-5 чакырылышлары ССРБ Югары Шурасы депутаты.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә