Мансур Мирзаәхмәтов
Мансур Мирзаәхмәтов (31 декабрь 1908 [13 гыйнвар 1909], Төркистан, Сырдәрья өлкәсе, Россия империясе[1]—3 май 1971, Ташкент, ҮзССР, ССРБ) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Үзәк Азия мамык хәзерләү тресты фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәбен (1929), читтән торып БК(б)Ф ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1949) бетергән.
Үзбәкстан коммунистик фиркасе Әндиҗан өлкә комитеты сәркатибе (1949-1956), ҮзССР Министрлар шурасы рәисе урынбасары (1956-1957), рәис (1957-1959), ҮзССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1959-1961), ҮзССР коммуналь хуҗалык министры (1961-1966), ҮзССР министрлар шурасы рәисе урынбасары (1966-1971). 2-5 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.