Гайрәт Кадыйров
Гайрәт Кадыйров (7 декабрь 1939, Ташкент, ҮзССР, ССРБ[1]) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Үзәк Азия политехника институтын (1962), СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1975) бетергән.
Үзбәкстан коммунистик фиркасе Чырчык шәһәр комитеты беренче сәркатибе (1975-1979), ҮзССР министрлар шурасы рәисе (1984-1989), ССРБ электротехник сәнәгать һәм җиһазлар төзү министры урынбасары (1989-1991). СБКФ ҮК әгъзалыгына нәмзәт (1986-19??), 11 нче чакырылыш ССРБ Югары шурасы депутаты, ССРБ халык депутаты.