Нармаханмәди Ходайбирдеев

Нармаханмәди Ходайбирдеев (10 февраль 1928(19280210), Ятак, ҮзССР, ССРБ[2]—(27 ноябрь 2011) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
В.В. Куйбышев ис. Үзбәк авыл хуҗалыгы институтында (1944-1949) укыган.
Үзбәкстан коммунистик фиркасе Бохара өлкә комитеты сәркатибе (1955-1957), икенче сәркәтиб (1959-1960), ҮзССР министрлар шурасы рәисе урынбасары (1960-1961), ҮКФ Сөрхандәрья өлкә комитеты беренче сәркатибе (1961-1963), ҮзССР авыл хуҗалыгы министры (1965-1970), ҮКФ Сырдәрья өлкә комитеты беренче сәркатибе (1970-1971), ҮзССР министрлар шурасы рәисе (1971-1986). СБКФ ҮК әгъзасы (1971-1986), 6 һәм 9-11 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты. Байтарлык (ветеринария) фәннәре нәмзәте (1952).

Искәрмәләр

  1. Худайбердыев Нармахонмади Джураевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. (Җиззәх өлкәсе, Үзбәкстан)

Тема буенча өстәмә