Рәфикъ Нишанов
Рәфикъ Нишанов (15 гыйнвар 1926, Гәзәлкәнт, ҮзССР, ССРБ[1] ― 2023 елның 12 гыйнвары, РФ, Мәскәү)[2] — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Ташкент педагогия институтынның кичек бүлеген (1959) бетергән.
Ташкент шәһәр башкарма комитеты рәисе (1962-?), ССРБның Шри-Ланкадагы (Сәйлүндәге) һам Мальдив утрауларындагы (1970-1978), аннары Үрдүндәге (1978-1985) илчесе, ҮзССР чит ил эшләре министры (1985-1986), ҮзССР Югары шурасы президумы рәисе (1986-1988), Үзбәкстан коммунистик фиркасе ҮК беренче сәркатибе (1988-1989), ССРБ Югары шурасы Милләтләр шурасының рәисе (1989-1991). 11 чакырылыш ССРБ Югары Шурасы депутаты, ССРБ халык депутаты.