Вилис Лацис
Вилис Лацис (лтш. Vilis Lācis, Jahn Wilhelm Lahze[3], рус. Вилис Тенисович Лацис, 12 май 1904[1],
— 6 февраль 1966[2][1] (61 яшь),
) — латыш телендә иҗат иткән язучы, дәүләт эшлеклесе, ЛатССРның халык язучысы (1947), ике мәртәбә Сталин премиясе лауреаты (1949, 1952). 1917-1921 елларда Алтайда: Барнавыл укытучылар семинарясе укучысы, авыл хуҗалыгы эшчесе, силСовет сикритәре. Латвиягә кире кайткачтын (1921) сатучы, балыкчы, порт йөкчесе, парахутта мич ягучы булып эшләгән. 1930-елларда Рига шәһәр китапханәсе китапханәчесе, «Atpūta» һәм «Jaunākās Ziņas» гәҗитләре хезмәткәре.
1940 елның июль-август айларында ЛатССРның чит ил эшләре министры, 1940-1959 елларда ЛатССРның ХКШ (Министрлар шурасы) рәисе; бер үк вакытта (1954-1958) СССР ЮШның Милләтләр шурасы рәисе.
Язучы буларак башта фантастика, аннары социалистик реализм жанрларында иҗат итә; әсәрләре 1921 елдан башлап басыла башлый. «Atbrīvotais zvērs» (1930-1931), «Putni bez spaŗniem» (1931-1934), «Zvejnieka dēls» (1933-1934, 1939 һәм 1957 елларда экранлаштырыла), «Vecā jūrnieku ligzda (Zītaru dzimta)» (1936-1938, 1990 елда экранлаштырыла), «Akmeņainais ceļš» (1937-1938, 1983 елда экранлаштырыла), «Vētra» (1946-1948, 1960 елда экранлаштырыла), «Uz jauno krastu» (1952, 1955 елда экранлаштырыла, 1959 елда Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә[4]) исемле романнар, «Vanadziņš» (1937) исемле новелла, «Uzvara» (1945, 1947 елда экранлаштырыла) исемле пьеса, һ.б. әсәрләр авторы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ 1 2 3 4 Лацис Вилис Тенисович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Latvijas Valsts Vēstures arhīvs fonds 235., apraksts 10., Daugavgrīvas draudzes metrikas grāmata 1896.-1904., 350(700).lpp
- ↑ https://sptatar.com/halitov-yah-ya/