Алтай таулары
Алтай таулары | |
Илләр | Монголия Русия КХҖ Казахстан |
Мәйдан | 741 569 км² |
Озынлык | 1833 км |
Киңлек | 1182 км |
Иң биек түбәсе | Белуха |
Иң биек ноктасы | 4506 м [1] |
РУВИКИ.Медиада |
Алтай таулары (каз. Алтай таулары, кыт. 阿尔泰山脉, монг. Алтайн нуруу) — Себердәге елгаларның тирән үзәнлекләре һәм тауара чокырлар белән аерылган тауларның катлаулы системасы.
Таулар Россия, Монголия, Кытай һәм Казакъстан чикләрендә урнашкан.
Алтай, Катун тыюлыклары һәм Укок яссы таулыгы бергәләп Дөньякүләм мирасын тәшкил итә.
Этимология
Алтай атамасын төрки һәм монгол телләрендәге алтын сүзе белән бәйлиләр. Шулай ук аның ике төрки сүздән — ала, ула (чуар мәгънәсендә) һәм тау сүзләреннән килеп чыккан дигән фикер бар.
Белуха (шулай ук Үч Сумер), Алтай Республикасы
Хатын елгасы, Алтай Республикасы
Белуха тавы, Алтай Республикасы