ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы

ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы — 1936 елгы ССРБ Конституциясенә[1] туры китереп оештырылган ССРБ Югары Шурасының ике пулатларның берсе. Үз эшен 1938 елда башланган.

Милләтләр Шурасы яшерен тавыш бирү юлы белән гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайланылган. Милләтләр Шурасы утырышлары белән рәис һәм аның дүрт урынбасары җитәкчелек иткәннәр.

1936 елгы ССРБ Конституциясенә нигезләнеп, түбәндәге норма буенча сайланылган: һәр союздаш җөмһүрияттән 25 депутат, һәр АССРдан 11 депутат, һәр автономияле өлкәдән 5 депутат һәм һәр милли округдән — бер депутат.

Милләтләр Шурасында депутатлар турыдан-туры милләтләрне (этник төркемнәрне) түгел, ә алар яшәгән территориаль берәмлекләрне вәкиллек иткән.

Әгъзалар саны

  • 1 чакырылыш — 683 әгъза (12 союздаш җөмһүрият, 22 АССР, 9 автономияле өлкә, 12 милли округ)
  • 2-4 чакырылышлары — 743 әгъза (16 союздаш җөмһүрият, 16 АССР, 9 автономияле өлкә, 10 милли округ)
  • 5 чакырылыш — 738 әгъза (15 союздаш җөмһүрият, 18 АССР, 10 автономияле өлкә, 10 милли округ)
  • 6-11 чакырылышлары — 750 әгъза (15 союздаш җөмһүрият, 20 АССР, 8 автономияле өлкә, 10 милли (1977-78 дән автономияле) округ)
  • 12 чакырылыш — 271 әгъза (15 союздаш җөмһүрият, 20 АССР, 8 автономияле өлкә, 10 автономияле округ)

Рәисләр исемлеге

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр