Яңыюл
Яңыюл (үзб. Yangiyoʻl, Янгийўл — «яңа юл», рус. Янгиюль) — Үзбәкстанның Ташкент вилаятендә урнашкан шәһәр.
География
Яңыюл шәһәре Чырчык елгасының уң буенда, М34 һәм M39 юллары арасында урнашкан. Ташкәнттән көньяк-көнбатыштарак 28 км ераклыкта тимер юл станциясе.
Тарих
1899 елда Кавынчы борынгы шәһәрлеге янында Төркистан тимер юлының Кауфман (рус. Кауфманская) станциясен ачтылар. Октябрь инкыйлабыдан соң бу тораклык Кавынчы (рус. Каунчи) поселогы исемен йөрткән. 1934 елдан башлап Яңыюл (рус. Янгиюль) исемен һәм шәһәр статусын йөртә. 2017 елдан башлап — өлкә карамагындагы шәһәр.
Танылган шәхесләр
- Тимур Акулов (1953–2018), Татарстан Президентының киңәшчесе, Россия Дәүләт думасы депутаты.