Үзбәкстанда президент сайлаулары (2023)
Үзбәкстанда чираттан тыш Президент сайлаулары (үзб. Oʻzbekiston navbatdan tashqari prezidentlik saylovi) 2023 елның 9 июленә билгеләнгән.[1]
Чираттан тыш Президент сайлаулары Үзбәкстан Президентының 2023 елның 8 маендагы Указына ярашлы рәвештә билгеләнгән.[2]
10 майда сайлау кампаниясе башланган.[3]
19 майда Үзбәкстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларны уздыру өчен 174 млрд сом (якынча 15 млн 131 мең АКШ доллары) акча бүлеп бирелү турында игълан иткән.[4]
Тарих
Үзбәкстанда конституцияне үзгәртү буенча референдум[d] 2023 елның 30 апрелендә узган.
Конституция төзәтмәләре президентлык срогын 5 елдан 7 елга кадәр арттыруны күздә тота[5] һәм президент Шәүкәт Мирзияевка тагын ике җиде еллык срокка сайлауга чыгарга рөхсәт итә (аның хәзерге срогы 2026 елда тәмамланырга тиеш иде).[6] Бу үзгәреш Мирзияевка хакимияттә торуын 2040 елга кадәр озайтырга мөмкинлек бирә.[5]
2023 елның 1 маенда Үзбәкстан Конституциясенең яңа редакциясе үз көченә кергән.[7]
Узган референдумның төп максаты, күпчелек күзәтүчеләр фикеренчә, Шәүкәт Мирзияевның ике президентлык срогын «нульгә тигезләү».[8]
Кандидатлар
Тәкъдим ителгән кандидатлар
- Шәүкәт Мирзияев (1957 елгы), 2016 елның 4 декабреннән Үзбәкстан президенты. ҮзЛиДеП[d] / ҮзМЯДП[d] тәкъдим иткән.
- Улугбек Иноятов[d] (1962 елгы). 2013―2018 елларда Үзбәкстан мәгариф министры. ҮзХДП[d] тәкъдим иткән.
- Абдушүкүр Хамзаев (1973 елгы). Ташкент дәүләт аграр университеты профессоры. ҮзЭП[d] тәкъдим иткән.
- Робахон Махмудова[d] (1958 елгы). Олий Мәҗлес әгъзасы (сенатор, 2020 елдан). «Адолат»[d] тәкъдим иткән.
Нәтиҗәләр
| Кандидатлар | Фиркаләр | Беренче тур | ||
|---|---|---|---|---|
| Тавыш | % | |||
| Шәүкәт Мирзияев | ҮзЛиДеП[d] / ҮзМЯДП[d] | 13,742,944 | 87,05 | |
| Робахон Махмудова | «Адолат»[d] | 693,634 | 4,43 % | |
| Улугбек Иноятов | ҮзХДП[d] | 629,116 | 4,02 % | |
| Абдушүкүр Хамзаев | ҮзЭП[d] | 585,711 | 3,74 % | |
| Исәпләнгән тавышлар | 15,651,405 | 99,24 | ||
| Гамәлдән чыгарылган тавышлар | 118,951 | 0,76 | ||
| Барлыгы | 15,651,405 | 100 | ||
| Тотылып калганнар | ||||
| Теркәлгән / катнашучылар | 19,593,838 | 79,88 | ||
Көтелгәнчә, Мирзияев, чын оппозиция булмаганда, беренче турда ук җиңеп чыга. Сайлаулар нәтиҗәсендә, рәсми мәгълүматлар буенча, Шәүкәт Мирзияев 87,05% тавыш җыеп, яңадан Үзбәкстан президенты итеп сайлана. Иң күп тавыш җыйган иң якын кандидат (4,43%) ― «Адолат» партиясеннән Робахон Махмудова.[10][11]
Искәрмәләр
- ↑ Как пройдут выборы президента в Узбекистане. В избирательной кампании примут участие четыре кандидата // Известия, 3 июня 2023
- ↑ Ўзбекистонда президентлик сайлови 9 июлга белгиланди.
- ↑ Ўзбекистон президентлиги учун сайлов кампанияси бошланди.
- ↑ Президент сайловини ўтказиш учун 174 млрд сўм ажратилди.
- ↑ 1 2 Uzbekistan votes on referendum to extend president’s term limits (ингл.). Al Jazeera English (30 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2023.
- ↑ Как пройдут выборы президента в Узбекистане. В избирательной кампании примут участие четыре кандидата // Известия, 3 июня 2023
- ↑ Андрей Морозов. ЦИК: обновленная конституция Узбекистана вступила в силу. Газета.Ru (1 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2023.
- ↑ Наргиза Рыскулова. Обнуление сроков Мирзиёева. Глава Узбекистана идет по стопам Каримова и меняет Конституцию (2023-04-30). 2 май 2023 тикшерелде.
- ↑ Центральная избирательная комиссия Республики Узбекистан [үзб.] [рус.] [ингл.]
- ↑ Шавкат Мирзиёев сайловда 87,05 фоиз овоз билан ғалаба қозонди (үзб.). gazeta.uz (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2023.
- ↑ Kazakevich, Alexander. Выборы без интриги: Шавкат Мирзиёев переизбран президентом Узбекистана (рус.). euronews (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2023.