Абдулла Арипов (1961)
Тормыш юлы
1961 елның 24 маенда Ташкентта туган. «Электр элемтәсе инженеры» белгечлеге буенча Ташкент элемтә электротехника институтын (хәзерге Әл-Хәрәзми исемендәге Ташкент мәгълүмати технологияләр университеты, үзб. ТАТЎ, рус. ТУТИ) тәмамлый (1983).
1983 елдан 1992 елга кадәр Ташкент телефон-телеграф станциясендә 1 нче категорияле инженер булып эшли.
1993 елга хәтле Үзбәкстан элемтә министрлыгында баш белгеч вазифасында хезмәт куя.
1993 елдан 1995 елга кадәр «Узимпэксалока» тышкы сәүдә фирмасы директоры урынбасары булып эшли. Бераз вакыт Үзбәкстан Республикасы элемтә министрлыгының төзелеш һәм тәэмин итү бүлеге башлыгы булып тора.
1995 елдан 1996 елга кадәр «ТашАфиналАЛ» уртак предприятиесе генераль директоры булып эшли. Аннары Үзбәкстан Республикасы элемтә министрлыгының хосусыйлаштыру һәм көндәшлекне үстерү бүлеге башлыгы вазифасында.
1997 елдан — Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгының базар үзгәртеп коруы һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлеге башлыгы, 1997–2000 елларда Почта һәм телекоммуникацияләр үсешенә дәүләт ярдәме фонды директоры; 2000 –2001 елларда Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары; 2001 елның 15 августыннан —Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгы генераль директоры.
2002 елның 30 маенда Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Элемтә һәм мәгълүмати—телекоммуникацион технологияләр комплексы җитәкчесе — Үзбәкстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру агентлыгы генераль директоры итеп билгеләнә.
2005 елның 4 февраленнән — премьер-министр урынбасары — Үзбәкстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру агентлыгы генераль директоры, мәгълүмат системалары һәм телекоммуникацияләр мәсьәләләре буенча комплекс җитәкчесе.
2009 елның октябреннән ул шулай ук социаль өлкәгә, фәнгә, мәгарифкә, сәламәтлек саклау, мәдәнияткә кураторлык итә һәм БДБ буенча партнерлар белән элемтәләр өчен җавап бирә.
2012 елның 22 августыннан премьер-министр урынбасары вазифасыннан алына (гаммәви мәгълүмат чаралары, Үзбәкстанның МТС кәрәзле операторы тирәсендәге низаг белән бәйле эштән азат ителде, дип язып чыга[2]).
2012 елның августыннан 2016 елның сентябренә кадәр Ташкент мәгълүмати технологияләр университетында (Тошкент ахборот технологиялари университети[3]) доцент булып эшли.
2016 елның 14 сентябреннән — Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары — яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгълүмат системалары һәм телекоммуникацияләр мәсьәләләре буенча комплекс җитәкчесе[4].
2024 елның 20 ноябрендә кабаттан премьер-министр вазифасына билгеләнә[5].
Хөкүмәт башлыгы
2016 елның 12 декабрендә идарәче либераль-демократик фирка (үзб. O‘zLiDeP, ЎзЛиДеП) съездында Арипов кандидатурасы премьер-министр вазифасына тәкъдим ителә[6] һәм 14 декабрьдә Үзбәкстан Югары Мәҗлесенең (үзб. Ўзбекистон Республикаси Олий Мажлиси, O‘zbekiston Respublikasi Oliy Majlisi) закон чыгару палатасы һәм сенатның уртак утырышында карала һәм раслана[7][8].
Дәүләт бүләкләре
- 2006 — «Меҳнат шуҳрати» (Хезмәт даны) ордены (Үзбәкстан) — республиканың сәнәгатен, авыл һәм су хуҗалыгын, төзелешен, транспортын, элемтәсен һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен дөнья стандартлары дәрәҗәсендә үстерү буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, производствога фән һәм техника казанышларын, алдынгы технологияләрне кертүе, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, илдә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга керткән өлеше өчен;
- «Дўстлик» ордены (Үзбәкстан);
- 2018 — II дәрәҗә Исмоили Самони ордены (Таҗикстан) — «дуслык һәм тату күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту, киңәйтү һәм үстерү, шулай ук мәдәни-гуманитар, социаль-икътисади һәм фәнни-техник элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен»[9];
- 2021 — «Фидокорона хизматлари учун» ордены[10];
- 2021 — II дәрәҗә «Достык» ордены (Казакъстан)[11].
Гаилә хәле
Өйләнгән, биш кызы бар[12].
Сылтамалар
- Ўзбекистон Бош вазирлигига номзод Абдулла Орипов таржимаи ҳоли. kun.uz, 13.12.2016
Искәрмәләр
- ↑ Парламент Узбекистана утвердил Арипова премьер-министром республики — ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2016. Архивировано 16 декабрь 2016 года.
- ↑ СМИ: Узбекская «дочка» МТС сделала вице-премьера безработным
- ↑ Тошкент ахборот технологиялари университети
- ↑ Абдулла Арипов вернулся в правительство
- ↑ Арипов переназначен премьером Узбекистана (рус.). РИА Новости (20 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.
- ↑ Абдулла Арипов выдвинут на пост главы правительства Узбекистана. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2020. Архивировано 10 гыйнвар 2017 года.
- ↑ Олий Мажлис Абдулла Ориповни Ўзбекистон Республикаси Бош вазири лавозимига тасдиқлади. kun.uz, 14.12.2016
- ↑ Абдулла Арипов возглавил правительство Узбекистана.
- ↑ Президент Таджикистана наградил Арипова и Камилова. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2019. Архивировано 3 август 2019 года.
- ↑ Абдулла Арипов награждён орденом «Фидокорона хизматлари учун». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2021. Архивировано 24 май 2021 года.
- ↑ Премьер-министр Узбекистана получил казахстанский орден «Достык». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2021. Архивировано 24 май 2021 года.
- ↑ Арипов, Абдулла Нигматович (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.