Әл-Хәрәзми
Хәрәзми (XIV йөз әдибе) белән бутамагыз.
Мөхәммәт ибн Муса Хәрәзми (фар. محمد بن موسی خوارزمی, як. 783 — як. 850) — мәшһүр фарсы математигы, астроном, географ, классик алгебрага нигез салучы.
Аның гомере турында мәгълүматлар бик аз. Багдад шәһәрендә озак яшәве мәгълүм. Соңгы тапкыр аның турында хәбәр 847 елга карый.
Беренче чиратта Әл-Хәрәзми үзенең «Әл-Җәбр» хезмәте белән мәшһүр. Әлеге хезмәт исеменнән алгебра сүзе барлыкка килә. Шулай ук аның алгебрага багышланган башка хезмәтләре, географиягә һәм астрономиягә багышланган хезмәтләре дә шушы фәннәргә нык тәэсир итә, аларның үсешендә гаять әһәмиятле роль уйный.
Урта Азиядә яшәү сәбәпле төркиләр дөньясына да тәэсир итә.
Сылтамалар
Викиҗыентыкта [[Commons:Category:
Muhammad ibn Musa al-Khwarizmi РУВИКИ.Медиада|Әл-Хәрәзми]] темасына медиафайллар бар
- ↑ Алмания дәүләт китапханәсе — 1912.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118676180 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.