Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы

Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы (таҗ. Республикаи Советии Социалистии Тоҷикистон, рус. Таджикская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе.

Башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә урнашкан булган.

Тарих

1924 елда Урта Азиядәге милли чикләндерү вакытында Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы булдырылган; Таҗикстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы исә аның составы өлеше буларак булдырылган. 1929 елның декабрендә ул ҮзССР составыннан чыгарылган һәм аңа союздаш республика статусы бирелә.

1991 елның 9 сентябрьдә бәйсезлекне игълан итү сәбәпле исеме Таҗикстан Җөмһүрияте итеп үзгәртелә.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[1]
1 980 029 2 932 805 3 801 357 5 108 576

Милли состав (1989): таҗиклар — 62,3 %, үзбәкләр — 23,5 %, руслар — 7,6 %, татарлар — 1,4 %, кыргызлар — 1,3 %.

Идарә-җир төзелеше

1987 елда Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы эченә 3 өлкә һәм 8 республика буйсынуындагы район кергән[5].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
  2. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
  5. Дударев В.А., Евсеева Н.А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.

Тема буенча өстәмә