Бабаҗан Гафуров
Бабаҗан Гафуров (18 [31] декабрь 1908, Исписар, Сәмәрканд өлкәсе, Рәсәй империясе[1]—12 июль 1977, Дүшәнбе, ТаҗССР, ССРБ) — тарихчы һәм Совет фирка-дәүләт эшлеклесе, Таҗикстан коммунистик фиркасенең үзәк комитеты икенче сәркатибе (1944-1946), беренче сәркатибе (1946-1956).
ТКФ Сталинабад өлкә комитеты беренче сәркатибе (1948-1951), 2-5 һәм 7 чакырылышлары ССРБ Югары Шурасы депутаты, СБКФ ҮК әгъзасы (1952-1961).
ССРБ Фәннәр академиясе шәрекъ белеме институты директоры (1956-1977), ССРБ ФА академигы (1968).