Совет Социалистик Республикалар Берлеге җитәкчеләре исемлеге

Тикшерелгән мәкалә
Политбюро_ЦК_ВКП(б)_в_Большом_театре_на_Пушкинском_юбилее,_1937_год

Совет Социалистик Республикалар Берлеге җитәкчеләре исемлеге (рус. Список руководителей Союза Советских Социалистических Республик) — дәүләтнең 1922 елдан 1991 елга кадәр булган барлык чоры дәвамында Совет Социалистик Республикалар Берлегенең иң югары вазыйфаи затлары, шулай ук бу вакытта ил белән идарә иткән җитәкчеләр исемлеге ул.

Совет Социалистик Республикалар Берлегендә хакимиятнең югары органнары

Рәсми булмаган югары хакимият органнары

Совет Социалистик Республикалар Берлегенең (алга таба ССРБ) төп кануны нигезендә берничә дистә ел дәвамында илдә хакимиятнең иң югары органнары булып бары тик коллегиаль органнар гына санала:

  • 1922 елның 30 декабрендә дәүләт оешканнан алып 1924 елда Конституция кабул ителгәнгә кадәр (ССРБ оешу турындагы шартнамә нигезендә[1]) —
    • Советлар съезды,
    • съездлар арасындагы чорда — ССРБ ның Үзәк Башкарма комитеты,
    • аның сессияләре арасындагы чорда — ССРБ Үзәк Башкарма комитеты Президиумы составында 19 әгъза,
    • ССРБ Үзәк Башкарма комитеты рәисләре, СССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы әгъзалары арасыннан сайланучылар — дүрт Союз Республикасының һәркайсыннан бер кеше;
  • 1924 елның 31 гыйнварыннан 1936 елда яңа Конституция кабул ителгән көнгә кадәр (1924 елгы ССРБ Конституциясе нигезендә)[2]):
    • Советлар съезды,
    • съездлар арасындагы чорда — Берлек Советыннан һәм Милләтләр Советыннан торган ССРБ Үзәк Башкарма комитеты,
    • аның сессияләре арасындагы чорда — ССРБ Үзәк Башкарма комитеты Президиумы составында 21 әгъза, аларга Берлек Советы һәм Милләтләр Советы Президиумнарының барлык әгъзалары да керә,
    • ССРБ Үзәк Башкарма комитеты рәисләре, СССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы әгъзалары арасыннан сайланучылар — дүрт Союз Республикасының һәркайсыннан бер кеше;
  • 1936 елның 5 декабреннән 1977 елда яңа Конституция кабул ителгән көнгә кадәр (1936 елгы ССРБ Конституциясе нигезендә[3]):
    • Ике палатадан торган ССРБ Югары Советы: Берлек Советы һәм Милләтләр Советы,
    • аның сессияләре арасындагы чорда — ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе, аның унбиш урынбасары — һәр Союз Республикасыннан берәр, һәм ССРБ Югары Советы Президиумының егерме әгъзасы составындагы Югары Совет Президиумы;
  • яңа Конституция кабул ителгән көннән алып 1977 елның 7 октябренә кадәр һәм 1988 елның 1 декабрендә аңа үзгәрешләр кертелгәнгә кадәр (1977 елгы ССРБ Конституциясе нигезендә[4]):
    • Ике палатадан торган ССРБ Югары Советы: Берлек Советы һәм Милләтләр Советы,
    • аның сессияләре арасындагы чорда — ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе, аның беренче һәм унбиш урынбасары — һәр Союз Республикасыннан берәр, Президиум сәркатибе һәм Югары Совет Президиумының егерме бер әгъзасы составындагы Югары Совет Президиумы (1981 елдан Президиумга шулай ук ССРБ Хөкүмәте әгъзалары да керә ала[5]).

1977 елгы ССРБ Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәч, төп канунда хакимиятнең коллегиаль югары органнары һәм югары вазифалар турында да мәгълүмат бирелә:

  • 1988 елның 1 декабрендә ССРБ ның төп канунына үзгәрешләр кертелгәннән алып 1990 елның 14 мартында яңа үзгәрешләр кертелгәнгә кадәр[6]:
    • ССРБ Халык депутатлары съезды — ССРБ дәүләт хакимиятенең югары органы,
    • ССРБ Югары Советы рәисе — ССРБның «югары вазыйфаи заты»;
  • 1990 елның 14 мартында ССРБ ның төп канунына үзгәрешләр кертелгәннән алып 1991 елның 26 декабрендә ССРБ таркалганга кадәр[7]:
    • ССРБ Халык депутатлары съезды — ССРБ дәүләт хакимиятенең югары органы,
    • ССРБ Президенты — «Совет дәүләте башлыгы».

Рәсми югары хакимият органнары

ССРБ да Коммунистлар партиясенең җитәкче ролен исәпкә алып, хакыйкый рәвештә дәүләт белән партиянең үзәк органнары, беренче чиратта, Үзәк Комитетның Генераль сәркатибе һәм Сәяси бюро идара итә[8]. Шунысы кызык, гадәттә ССРБ җитәкчеләре арасында искә алынган Владимир Ленин рәсми рәвештә ССРБ ның коллегиаль хакимият органнарында да җитәкче булмый, фирка белән дә идарә итми. Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң, барлык гамәлдәге хакимият Ленин җитәкләгән ССРБ Халык Комиссарлары Советында (1917 елның октябреннән 1923 елның июленә кадәр Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының Халык Комиссарлары Советы)[9] туплана.

Якынча 1922 елның маеннан, Ленинның каты авыруына бәйле, фиркадә аның урынына КПСС Үзәк комитеты Сәяси бюросы әгъзалары "триумвират"ы: Иосиф Сталин, Лев Каменев һәм Григорий Зиновьев ала[10].

Коммунистлар партиясенең генераль сәркатибе вазифасы 1922 елның апрелендә булдырыла һәм, Ленинның тәкъдиме белән, Сталин башкара[11]. 1930 еллар башында Сталин Алексей Рыковтан, Николай Бухариннан, Михаил Томскийдан торган "уң оппозиция"дән котылгач, ССРБ да генераль сәркатип вазифасы гамәлдә иң югары булып кала, Иосиф Сталин, бик күп бәяләүләр буенча, бу вакытка чиксез хакимияткә диярлек ия була[11][12].

Сталин вафатыннан соң күпләр Министрлар Советы рәисе вазифасын башкарган Георгий Маленковны ил илдеры буларак кабул итәләр. 1953 елда ССРБ Югары Советы сессиясендә Маленковның чыгышы программа документы итеп кабул ителә[13][14].

Партиядәге төп җитәкче вазифасын Никита Хрущёв били[14]соңрак, башта беренче сәркатип, соңрак генераль сәркатип статусында Леонид Брежнев, Юрий Андропов, Константин Черненко эшли. ССРБ ның соңгы җитәкчесе КПСС Үзәк Комитетының соңгы генераль сәркатибе һәм беренче президенты Михаил Горбачёв була[15].

Совет Социалистик Республикалар Берлеге җитәкчеләре исемлеге

Рәсми булмаган җитәкчеләр

ССРБ Үзәк Башкарма комитеты рәисләре

ССРБ Югары Советы Президиумы рәисләре

  • Калинин Михаил Иван улы (1938 елның 17 гыйнвары — 1946 елның 19 марты) — «Бөтенсоюз старостасы» дигән исем бирелә[17];
  • Брежнев Леонид Илья улы (1960 елның 7 мае — 1964 елның 15 июле);
  • Брежнев Леонид Илья улы (1977 елның 16 июне — 1982 елның 10 ноябре) — дәүләт тарихында беренче тапкыр дәүләтнең рәсми һәм рәсми булмаган башлыгы туры килә;
  • Андропов Юрий Владимир улы (1983 елның 16 июне — 1984 елның 9 феврале);
  • Кузнецов Василий Василий улы (1984 елның 9 феврале — 1984 елның 11 апреле) — ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе вазифасын башкаручы;
  • Черненко Константин Устин улы (1984 елның 11 апреле — 1985 елның 10 марты);
  • Кузнецов Василий Василий улы (1985 елның 10 марты — 1985 елның 2 июле) — ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе вазифасын башкаручы;
  • Громыко Андрей Андрей улы (1985 елның 2 июле — 1988 елның 1 октябре);
  • Горбачёв Михаил Сергей улы (1988 елның 1 октябре — 1988 елның 1 декабре)[16].

ССРБ Югары Советы рәисе

ССРБ Президенты

  • Горбачёв Михаил Сергей улы (1990 елның 15 марты — 1991 елның 25 декабре)[16][18].

Рәсми җитәкчеләр

Җитәкчеләрнең иң киң таралган исемлекләреннән берсе — "җиде юлбашчы"ның шартлы исемлеге[19]. Георгий Маленковның Иосиф Сталин вафатыннан соң һәм Никита Хрущев Советлар Союзы Коммунистик Партиясе Үзәк Комитетының беренче сәркатибе итеп билгеләнгәнче, сәяси системада әһәмиятле ролен исәпкә алып, күпләр аны бу чорда илнең хакыйкый лидеры сыйфатында кабул итәләр[13][14][20].

Сурәт Исем, Әтисенең исеме, Фамилиясе (яшәү еллары) Идарә итү еллары Дәвамлылык Вазифа
1
Certificates of Honour of the Soviet Union 12.jpg
Владимир Ильич Ленин (Ульянов)

(1870—1924)

1922 елның 30 декабре[1]

1924 елның 21 гыйнвары[10]

1 ел 22 көн РСФСР Халык Комиссарлары Советы рәисе

(1917 елның 27 октябре (9 ноябре) — 1924 елның 21 гыйнвары)[18]

ССРБ Халык Комиссарлары Советы рәисе

(1923 елның 6 июле — 1924 елның 21 гыйнвары)[10]

2
JStalin Secretary general CCCP 1942.jpg
Иосиф Виссарионович Сталин

(1878—1953)

1930 елның 21 гыйнвары[10]

1953 елның 5 марты[21][13]

29 ел 1 ай 12 көн Россия Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты генераль сәркатибе
(3 апреля 1922 — 10 февраля 1934)[18]
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе — Россия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты сәркатибе
(10 февраля 1934 — 5 марта 1953)[18]
ССРБ Министрлар Советы Рәисе
(1946 елның 15 марты — 1953 елның 5 марты)[14]
3
Георгий Максимилианович Маленков (cropped).jpg
Георгий Максимилианович Маленков

(1901—1988)

1953 елның 5 марты[13]

1953 елның 7 сентябре[14]

6 ай 2 көн Советлар Союзы Коммунистлар партиясе — Россия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты сәркатибе
(1939 елның 22 мае — 1946 елның 6 мае)
(1948 елның 1 июле — 1953 елның 14 марты)[18]
ССРБ Министрлар Советы Рәисе
(1953 елның 5 марты — 1955 елның 8 феврале)[14]
4
Bundesarchiv Bild 183-B0628-0015-035, Nikita S. Chruschtschow.jpg
Никита Сергеевич Хрущёв

(1894—1971)

1953 елның 7 сентябре

14 октября 1964[14]

11 ел 1 ай 7 көн Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының беренче сәркатибе
(1953 елның 7 сентябре — 1964 елның 14 октябре)[18]
ССРБ Министрлар Советы рәисе
(1958 елның 27 марты — 1964 елның 15 октябре)[14]
5
Leonid Brezhnev Portrait (2).jpg
Леонид Ильич Брежнев

(1906—1982)

1964 елның 14 октябре

1982 елның 10 ноябре

18 ел 27 көн Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының беренче, соңрак генераль сәркатибе
(1964 елның 14 октябре — 1982 елның 10 ноябре)[18]
ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе
(1977 елның 16 июне — 1982 елның 10 ноябре)[16]
6
Yuri Andropov - Soviet Life, August 1983.jpg
Юрий Владимирович Андропов

(1914—1984)

1982 елның 12 ноябре

1984 елның 9 феврале

1 ел 2 ай 28 көн Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының генераль сәркатибе
(1982 елның 12 ноябре — 1984 елның 9 феврале)[18]
ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе
(1983 елның 16 июне — 1984 елның 9 феврале)[16]
7
Черненко Константин Устинович, партийный билет (cropped).jpg
Константин Устинович Черненко

(1911—1985)

1984 елның 13 феврале

1985 елның 10 марты

1 ел 25 көн Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының генераль сәркатибе
(1984 елның 13 феврале — 1985 елның 10 марты)[18]
ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе
(1984 елның 11 апреле — 1985 елның 10 марты)[16]
8
Gorbachev (cropped).png
Михаил Сергеевич Горбачёв

(1931—2022)

1985 елның 11 марты

1991 елның 25 декабре

6 ел 9 ай 14 көн Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының генераль сәркатибе
(1985 елның 11 марты — 1991 елның 24 августы)[18]
ССРБ Президенты[22]
(15 марта 1990 — 25 декабря 1991)[18]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Договор об образовании Союза Советских Социалистических Республик. 30 декабря 1922 г. // Съезды Советов в документах. 1917 — 1936. — М.: Электронная библиотека исторических документов, 1960. — Т. III. — С. 18—22.
  2. Основной закон (Конституция) Союза Советских Социалистических Республик. (Принят второй сессией ЦИК СССР первого созыва 6 июля 1923 года и в окончательной редакции II съездом Советов СССР 31 января 1924 года). Исторический факультет МГУ имени М.В. Ломоносова. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  3. Конституция (Основной закон) Союза Советских Социалистических Республик. (Утверждена Чрезвычайным VIII съездом Советов Союза ССР 5 декабря 1936 года (с последующими изменениями и дополнениями)). Исторический факультет МГУ имени М.В. Ломоносова. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  4. Союз Советских Социалистических Республик. Конституция (Основной закон). (с изменениями на 14 марта 1990 года). Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  5. Закон СССР от 24 июня 1981 года N 5154-X "О внесении дополнения в статью 132 Конституции (Основного Закона) СССР". Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  6. Закон СССР от 1 декабря 1988 года N 9853-XI "Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) СССР". Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  7. Закон СССР от 14 марта 1990 года N 1360-1 "Об учреждении поста Президента СССР и внесении изменений и дополнений в Конституцию (Основной Закон) СССР". Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  8. Кодан С. В. Коммунистическая партия и СССР: «партийный федерализм» как основа союзного государства // Федеративное государство: историко-правовой опыт и современные практики (к 100-летию образования СССР) : материалы международной научно-практической конференции, Омск, 20–22 октября 2022 года. — Омск: Омский государственный университет им. Ф.М. Достоевского, 2022. — С. 195—199.
  9. Войтиков С. С. «Это вам, слава Богу, не заседание Президиума вцик»: из истории российского «Парламента» эпохи диктатуры Ленина // Новый исторический вестник. — 2012. — № 32. — С. 37—48.
  10. 1 2 3 4 Идт А. В. Политическая борьба в СССР внутри ВКП(б) после смерти В.И. Ленина в 1920-х гг // Социально-политические процессы в истории мировых цивилизаций : материалы III Всероссийской конференции кафедры всеобщей истории, Красноярск, 21 ноября 2017 года / Отв. ред. Д. В. Григорьев. — Красноярск: Красноярский государственный педагогический университет им. В.П. Астафьева, 2018. — С. 93—97.
  11. 1 2 Сахаров В. А. Генеральный секретарь ЦК РКП(б): Сталин для должности или должность для Сталина? // [https://nlr.ru/domplekhanova/dep/artupload/dp/article/75/NA92.pdf «Политическое завещание» Ленина: реальность истории и мифы политики]. — М.: Изд-во Моск. ун-та,, 2003. — С. 168—179. — 717 с. — ISBN 5-211-04575-0.
  12. Болтаевский А. А., Прядко И. П. Формирование советской политической элиты: от смерти Ленина до триумфа Сталина // Genesis: исторические исследования. — 2017. — № 2.
  13. 1 2 3 4 Зенькович Н. А. Маленков Георгий Максимилианович // Самые закрытые люди. Энциклопедия биографий. — М.: ОЛМА-ПРЕСС Звёздный мир, 2004. — 688 с. — ISBN 5-94850-342-9.
  14. 1 2 3 4 5 6 7 8 Самусев С. В. Политическая борьба в СССР внутри КПСС после смерти И.В. Сталина // Социально-политические процессы в истории мировых цивилизаций : материалы III Всероссийской конференции кафедры всеобщей истории, Красноярск, 21 ноября 2017 года / Отв. ред. Д. В. Григорьев. — Красноярск: Красноярский государственный педагогический университет им. В.П. Астафьева, 2018. — С. 143—149.
  15. Секретариат ЦК КПСС. Большая российская энциклопедия 2004–2017. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  16. 1 2 3 4 5 6 7 Все формальные руководители Советского государства. История государства (7 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2023.
  17. «Всесоюзному старосте» Михаилу Ивановичу Калинину исполнилось бы 145 лет. Тверской государственный объединенный музей (20 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2023.
  18. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Правители и руководители России, СССР, РФ. Большая российская энциклопедия 2004–2017. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  19. Волкогонов Д.А. Семь вождей. Галерея лидеров СССР: в 2 тт. — М.: Новости, 1995—1996. — 976 с. — ISBN 5-7020-1031-0.
  20. Гашков И. Второй после Сталина. Как Хрущев увел власть у того, кого считали преемником отца народов. ТАСС (7 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2023.
  21. [{{{ссылка}}} Сталин] — БСЭ (3-е издание)
  22. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе таркалганнан соң, барлык хакимият вәкаләтләре ССРБ Президентына күчә. С 19 августа по 21 августа 1991 года и. о. президента СССР был провозглашён вице-президент Г. И. Янаев (оспаривалось М. Горбачёвым).

Әдәбият