Николай Подгорный

Николай Виктор улы Подгорный (рус. Николай Викторович Подгорный, укр. Микола Вікторович Підгорний, 5 (18) февраль 1903(19030218), Карловка, Константиноград өязе, Полтава губернасы, Россия империясе11 гыйнвар 1983, Мәскәү, ССРБ) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе.

ССРБ ЮШ депутаты (4—9 чакырылышлары).

Тәрҗемәи хәле

Металл коючы гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Хезмәт эшчәнлеген 1917 елда слисер укучысы буларак башлаган. 1921—1923 тә комсомол райкомы сәркатибе, 1923—1926 да Киев политехника институтының эшфакында укыган. 1931 дә Киев азык-төлек сәнәгате технология институтын тәмамлаган. 1931 дән инженер-техник вазыйфаларында.

  • 1939—1940 һәм 1944—1946 да УССР азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары, 1940—1942 дә ССРБ азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары.
  • 1942—1944 тә Мәскәү азык-төлек сәнәгате технология институты директоры.
  • 1946—1950 дә УССР Югары Шурасының ССРБ ЮШсында даими вәкиле.
  • 1950 дән фирка эшендә: Харьков өлкомының беренче сәркатибе, 1953 дә УКФ ҮКның икенче сәркатибе, 1957—1963 тә беренче сәркәтиб.
  • 1963—1965 елларда СБКФ ҮК сәркатибе.
  • 1965—1977 дә ССРБ ЮШ президиумы рәисе.
  • 1977 дән пинсәдә.

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Тышкы сылтамалар

  1. Nikolay Podgorny // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. Nikolai Wiktorowitsch Podgorny // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. Подгорный Николай Викторович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118963988 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.

Тема буенча өстәмә