Андрей Громыко
Андрей Громыко (рус. Андрей Андреевич Громыко, белар. Андрэй Андрэевіч Грамыка, 5 (18) июль 1909, Старые Громыки, Һомел өязе, Могилёв губернасы, Россия империясе — 2 июль 1989, Мәскәү, ССРБ) — Совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе, күп еллар (1957—1985) дәвамында ССРБ чит ил эшләре министры.
1939 дан ССРБ чит ил эшләре министрлыгында эштә. 1943 дән АКШта ССРБ илчесе, 1946 дан БМОда ССРБ даими вәкиле. Ялта һәм Потсдам конференцияләрен әзерләүдә катнашкан. 1949-1952 дә ССРБ чит ил эшләре министры беренче урынбасары. 1952 дән Бөекбританиядә ССРБ илчесе. Сталин үлеменнән соң Мәскәүгә чакрытып алына һәм элекке вазыйфасына кайтарыла. 1957 дән — ССРБ чит ил эшләре министры.
Дипломатик сөйләшүләр алып барганда күрсәткән үҗәтлекләре өчен Көнбатышта аңа «Юк әфәнде» кушаматын такканнар.[3]
ССРБ ЮШ депутаты (2, 5-11 чакырылышлары, 1946-1950, 1958-1989), «Халыкара тормыш» журналының баш мөхәррире (1958-1987). 1988 дән — пинсәдә.
Искәрмәләр
- ↑ Andrej Andrejewitsch Gromyko // Filmportal.de — 2005.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118857886 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ https://www.peoples.ru/state/ambassador/gromyko/