Шәһадәт

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Шәһадәт
Шәһадәт
Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
Михраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
Мөгътазилиләр – Хариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
Сәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Шәһа́дәт (гарәп. شهادة‎ — Šahādah – шәһадәт китерү) — Аллаһ Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат булмаганына, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үәсәлләмнең Аллаһның илчесе булуына ышануны белдерүче Ислам термины. Ислам нигезләренең иң беренчесе, һәм аны тел белән әйтеп, күңел белән ышану, ислам кабул итүнең шарты булып тора.

Нигезләмә

Әнәс ибне Мәликтан тапшырылган хәдис:

«Аллаһының ниндә булса колы, чын күңелдән, Аллаһыдан башка гыйбадәт кылырга лаеклы иләһ юклыгына һәм Мөхәммәднең Аның рәсүле икәнлегенә шаһитлык итсә, Аллаһ аны Тәмугтан читләштерер.»

Шәһадәт язуы:

Гарәпчә: أشهد أن لا إله إلاَّ الله و أشهد أن محمد رسول الله

Латыйн транслитерациясе: ʾašhadu ʾan lā ilāha illa l-Lāhu wa ʾašhadu ʾanna muḥammadan rasūlu l-Lāh

Кириллик транслитерация: Әшһәдү ән лә* иләһә илләлла*һ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расү*лүлла*һ

(* — озын сузыклар)

Тәрҗемәсе:

Мин Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм иләһ юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм.

Ризаэтдин Фәхретдин

Җәвәмиг әл-кәлим шәрхе" китабыннан шәһадәт хакындагы аңлатмасы:

أَبْشِرُوا وَ بَشِّرُوا مَنْ وَرَاءَكُمْ أَنَّهُ مَنْ شَهِدَ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ صَادِقًا بِهَا دَخَلَ الْجَنَّة 

Тәрҗемәсе: “Сезгә сөенечле хәбәр бирәм, сез һәм үзегезнең артыгызда булганнарга сөенеч бирегез ки: Аллаһ Тәгалә хәзрәтен ихлас күңеле белән тәүхид итүче кеше (әгәр дә шул тәүхиде белән вафат итсә), җәннәткә керер”. Хакыйкый тәүхид – Аллаһ Тәгаләне аллалыгында һәм дә аллалык сыйфатларында тиңдәштән арындырудан вә гыйбадәтне аңа гына хаслау вә аннан башкалардан куркмау, аңа гына тәвәккәл кылу вә башкаларны раббы итеп кабул итмәүдән гыйбарәттер. Рәсүлләр бәндәләргә шушы “тәүхидне” тәгълим иттеләр, Аллаһ Тәгаләнең китаплары ошбу тәүхид белән әмер кылды, Нух вә Салих, Һүд вә Шөгаеб һәм дә башка рәсүлләр үз кавемнәренә: “Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, аннан башка сезгә һичбер илаһ юк”, — дип, шушы тәүхидне аңлаттылар. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре дә [13]: "Мин кешеләр белән, алар Аллаһудан башка табыныр зат юк, дип әйткәннәренә кадәр көрәшергә боерылдым. Шул сүзне әйтсәләр гына алар миннән үзләренең каннарын һәм малларын саклап алып калалар, хаклы булганнан тыш, һәм аларны Аллаһ Үзе хисап кылачак", — дип, ошбу тәүхиднең нигез икәнлеген бәян итте. Рәсүлүллаһ хәзрәтләренең бөтен иҗтиһады “тәүхид”не саф вә кушылмасыз итүдән гыйбарәт булды, хәтта “ширек”нең үзен генә түгел, бәлки аның сәбәп, сылтауларын да бетерергә тырышты. [Мәҗүсиләр] кояшка гыйбадәт ителә торган вакытларда әһле исламның намаз укудан тыелулары “ширек” сәбәбен кисү вә тамырыннан бетерү өчен иде. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләдән башкалар, кирәк фәрештә вә инсаннар, кирәк җен вә шайтаннар, кирәк әнбия [пәйгамбәрләр] вә әүлиялар булсын, яшерен вә ачык эшләрне беләләр, күңелләргә белүче булып торалар, хасталыкны җибәрәләр, уңыш һәм уңышсызлык, һидаять вә, гомумән, бәндәләрнең көчләре җитми торган маддәләр хакында кәрамәт юлы белән ярдәм бирәләр, өндәшүче һәм дога кылучыларның ярдәмнәренә җитешәләр, дип игътикад итүчеләр ошбу урында мәзкүр булган [телгә алынган] “тәүхид”не кабул итмәгән вә үзләренә шигарь кылмаган, “лә иләһә илләллаһ” белән чын күңелдән вә ихлас рәвештә шәһадәт бирмәгән булырлар. Бәндәләрнең кодрәтләре җитми торган нәрсәләр ялгыз Аллаһ Тәгаләнең үзеннән генә соралырга, чарасыз вакытларда Аллаһ Тәгаләнең ялгыз үзенә генә ярдәм сорау, сыену тиешле. Хакыйкый “тәүхид” вә “лә иләһә илләллаһ” белән чын вә ихлас шәһадәт бирү шулдыр. Юкса, коры тел белән генә укуда, ә гамәл вакытында башкача хәрәкәт итүдә мәгънә булмас. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре ошбу сүзен, кавеме тарафыннан илче булып килүче Әбу Муса әл-Әшгари белән иптәшләренә сөйләгән иде. “Артыгызда булганнарга сөенеч бирегез!”, диюдән максаты да: “Кавемегезгә кайтып шушы хәбәрне ирештерегез”, дигән сүздер. Хәдис Әбу Муса әл-Әшгаригә әйтелгән вә аның кавеме хакында сөйләнгән булса да, бөтен өммәт өчен гомуми икәнлегендә шөбһә юк.

Галерея

Шулай ук карагыз

Сылтамалар