Кирилл (Наконечный)

Митрополит Кирилл, тугач бирелгән исеме Михаил Василий улы Наконечный (рус.  Михаил Васильевич Наконечный; 15 май 1961, Верхнечусовские Городки[d], Пермь өлкәсе[d]) — Рус православие чиркәве эшлеклесе, 2020 елдан Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы.

Тормыш юлы

1961 елның 15 маенда Пермь өлкәсе Верхнечусовские Городки бистәсендә эшче гаиләсендә туган. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлаган.

1980 елда Кирилл исеме алып, монахлыкка күчкән. Владимир шәһәренең Изге Успение кафедраль соборында хезмәт итә башлаган. 1981 елда иеромонах саны бирелеп, Владимир өлкәсе Александров шәһәренең Изге Троица соборы клеркы була. 1982—1984 елларда Владимир өлкәсе Киржач шәһәре Изге Николай храмының, 1984 елдан Владимир шәһәренең Изге Успение кафедраль соборы настоятеле булып хезмәт итә.

1986 елда Мәскәү руханилар семинариясен читтән торып тәмамлаган.

1987 елдан Молдавия епархиясендә: Кишинёв шәһәренең Феодоро—Тирон кафедраль соборы настоятеле.

1989 елдан Тула епархиясендә: Тула митрополиты секретаре, 1995 елдан Тула шәһәренең Изге Николай храмы настоятеле. 1998 елдан епископ, Тула епархиясе викарие[1]. 1999—2000 елларда Тула шәһәренең Барлык изгеләр кафедраль соборы настоятеле. 2001 елдан Тула руханилар семинариясе ректоры[2].

2002 елдан Ярославль һәм Ростов епискобы (2003 елдан архиепископ). 2006—2007, 2009—2011 елларда Ярославль руханилар семинариясе ректоры[3].

2011 елның 27 июленнән Екатеринбург һәм Югары Тура архиепискобы, 2011—2015 елларда Екатеринбург руханилар семинариясе ректоры. 2011 елның 6 октябрендә Екатеринбург һәм Югары Тура митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә, 8 октябрендә митрополит саны бирелә[4].

2020 елның 8 декабрендә Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә[5]. Казан руханилар семинариясе ректоры в. б.[6].

2021 елның 13 апрелендә Изге Синод митрополит Кириллга Чистай епархиясе белән вакытлыча идарә итүне йөкли. Шул ук көнне ул Казан Богородица ирләр монастыреның священноархимандриты вазифасына раслана[7].

Митрополит Кирилл 2021 елның 13 апреленнән 2023 елның 16 мартына кадәр Чистай епархиясе белән, 2023 елның 6 сентябреннән 27 декабренә кадәр Оренбург епархиясе белән вакытлыча идарә итә[8].

Бүләкләре

  • Хөрмәт ордены (2010 елның 27 декабре) — ирешкән хезмәт уңышлары, күпьеллык намуслы эше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[9];
  • Дуслык ордены (2000 елның 28 декабре) — гражданлык татулыгын ныгытуга һәм рухи-әхлакый традицияләрне яңадан торгызуга керткән өлеше өчен;
  • Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Ватан каһарманнары истәлегенә» медале (2018) — тарихи-патриотик юнәлештәге иҗтимагый проектларны тормышка ашырган өчен[10];
  • «Дуслык» ордены (2026) — Татарстанда рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен[11];
  • II дәрәҗә изге кенәз Александр Невский ордены[12].

Искәрмәләр

  1. Журнал заседания Священного Синода 19 июля 2000 года. 2021 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган. // официальный сайт Русской православной церкви.
  2. Заседание Священного Синода 6 октября 2001 г., archived from the original on 2020-12-01, retrieved 2020-12-08 
  3. ЖУРНАЛЫ заседания Священного Синода от 7 октября 2002 года
  4. Священный Синод назначил правящих архиереев на ряд кафедр Русской Православной Церкви. Патриархия.ru.
  5. Екатеринбург митрополиты Кирилл Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнде. Татар-информ, 8.12.2020
  6. Руководство. Педагогический (научно-педагогический) состав) [рус.]
  7. Журналы заседания Священного синода от 13 апреля 2021 года. Московская патриархия (13 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2026.
  8. Кирилл, митрополит Казанский и Татарстанский. Патриархия.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2026.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 27 декабря 2010 года № 1628 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент России (27 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2026.
  10. Командующий войсками ЦВО встретился с митрополитом Екатеринбургским и Верхотурским Кириллом. Министерство обороны Российской Федерации (18 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2026.
  11. Рустам Минниханов вручил митрополиту Кириллу орден «Дуслык». Татарстанская митрополия (12 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2026.
  12. Патриарх Кирилл и Татарстанская митрополия обменялись иконами (рус.). БИЗНЕС Online (21 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә