Әсхәт Якушев
Әсхәт Якушев (рәсми Зэфер Якушев) – танылган көрәшче. Грек-рим көрәше буенча Русиянең атказанган спорт остасы (1993).
Тәрҗемәи хәле
Әсхәт Рафаил улы Якушев 1969 елда Шыгырдан авылында дөньяга килгән. Спортчы буларак Батыр район Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (ДЮСШ) тәрбияләнгән. Русиянең өч тапкыр чемпионы (1993, 1994, 1996). Байтак халыкара ярышларда җиңүче. 1993 елда грек-рим көрәше Дөнья кубогында җиңү яулый.
Сембер дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1995).
Чыганак
- Чуаш энциклопедиясе [рус.]