Азат Абитов
Азат Фәрит улы Абитов (14 гыйнвар 1993, Шыгырдан, Батыр районы, Чуашстан, Россия) — җырчы, халыкара яшь башкаручыларның телевизион «Татар моңы» җыр бәйгесе (2012), Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале (2015) лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024).
Тәрҗемәи хәле
1993 елның 14 гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында туа.
2010 елда урта мәктәпне тәмамлагач, чит төбәкләрдән килгән татар балаларына бирелә торган ташлама буенча, КХТИның социаль хезмәткәрләр факультетына укырга керә. Читтән торып укып, Казан икътисад институтында икенче югары белем — «икътисадчы» белгечлеге ала. Казан дәүләт мәдәният институтында (Венера Ганиева классы) укый[1].
Бәйгеләрдә катнашуы
Мәктәптә укыган елларында ук әти-әнисе белән гастрольләргә йөри. 9 сыйныфта укыганда «Дебют» фестивале (Чабаксар) дипломанты була. 2008 елда әтисе оештырган «Рамазан» фестивалендә I урын, 2009 елда әлеге фестивальнең "Гран-при"ен ала. 2010 елда «Урмай моңы» фестивалендә II дәрәҗә лауреат була. 2012 елда автор, композитор Ринат Гайнетдинов хөрмәтенә уздырылган фестиваль җиңүчесе. 2012 елда «Татар моңы» бәйгесендә (Казан) III урын, «Ягымлы яз» фестивалендә II урын ала.
2015 елда Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале лауреаты була.
Гаиләсе
Әтисе — Фәрит Шәфигулла улы (1967), әнисе — Альбина Алексей кызы (1969). Икесе дә «халык уен кораллары оркестры җитәкчесе» белгечлеге буенча Чуел мәдәният училищесын тәмамлыйлар, әтисе Батыр районы үзәге мәдәният йортында аккомпаниатор, тавыш режиссёры булып, әнисе Батыр районы үзәге балалар сәнгать мәктәбендә баян буенча педагог булып эшли. Абыйсы — Раил, сеңлесе — Эльвина[2].
Хатыны — Гөлсирин Абдуллина, җырчы. Кызлары бар.
Иҗаты
- Җыентыклары[3]
- Хиты (2020).
- Җырлары[4]
- Мәхәббәт шушыдыр (Гөлсирин Абдуллина белән бергә).
- Әллә нинди язмыш (Гөлсирин Абдуллина белән бергә).
- Ике күгәрчен.
- Юлларда томан (Гөлсирин Абдуллина белән бергә).
- Син минем өчен (Гөлсирин Абдуллина белән бергә).
- Аккошлы күл (Гөлсирин Абдуллина белән бергә).
- Каршы ал туган авылым.
- Онытыл.
- Үткән көннәрне сагынмыйм.
- Елмай.
- Сине көтәм.
- Кагылма.
- Таң булып атар идем.
- Ник алай?!
- Фирдәвескәй.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024).
Искәрмәләр
- ↑ Илгиз Шәкүров. «Йолдыз» һөнәр түгел: артистлар кем булырга укыган? «Ялкын» сайты
- ↑ Концерт талантливого молодого певца Азата Абитова. Батыр районы Шыгырдан авыл җирлеге рәсми сайты, 08.03.2014 [рус.]
- ↑ Хиты (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
- ↑ Популярные хиты Азата Абитова. music.yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
Әдәбият
- Румия Сәйфуллина. Азат Абитов: «Сәхнәдә елавым уйланылган күренеш түгел иде». «Акчарлак», 16.10.2017
- Гөлнара Җәлилова. Азат Абитов: «Йөрәгем күптән бикле». «Акчарлак», 22.11.2018