Яңа Усман (Чишмә районы)

Яңа УсманБашкортстанның Чишмә районында урнашкан авыл.

Болгавар төбәгендәге Моталыйп авылыннан күченеп килүчеләр тәүдә аны “Яңа Моталыйп” дип атап йөртә. 1879 елда авыл Уфа өязенең Сафар волостена карый, ә 1926 елда Яңа Усман Уфа кантонының Абрай волостена керә. 1920 елда 57 ихаталы авылда 292 кеше яшәгәнлеге билгеле. 2000 елда халык саны 186 кеше тәшкил итә, алар арасында 160 — татар, 25 — башкорт, бер рус исәпләнә.

Күмәкләштерү чорында биредә үзаллы колхоз оештырыла, 60нчы еллардан авыл эреләтелгән “Заря” колхозының бригадасы булып йөрде. Хәзерге вакытта Яңа Усман Шөңгәккүл авыл биләмәсе составына керә.

Демография

Халык саны
2002[2]2009[2]2010[3]2020[1]
169224190196

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә