Бүләкбаш

БүләкбашБашкортстанның Чишмә районындагы татар авылы. Дурасау авыл советына карый.

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 161 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүматлар

Авылны 1927 елда Чуалкип авылының җирсез игенчеләре нигезли. 1932 елда биредә иллегә якын хуҗалык исәпләнә.[1]

Демография

Халык саны
2002[2]2009[3]2010[4]2020[5]
182149161101

Рәсми рәвештә Бүләкбашта 86% татарлар, ләкин бу мәгълүмат тулы түгел.

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Чишмә): 29 км
  • авыл советы үзәгенә (Дурасау): 7 км
  • тимер юл станциясенә (Шиңгәккүл): 10 км

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә