Узытамак

УзытамакБашкортстанның Чишмә районындагы татар авылы. Алкин авыл сәвитына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 429 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүматлар

Узытамак – татар алпавытлары авылларының берсе. Биредә Алкин морзаларның крепостнойлары яшәгән. Узытамак турында рус язучысы Сергей Аксаковның "Гаилә хроникалары" китабында язылган: Ɵфəдан егерме тугыз чакрымда, Казан тракты буйлап, көньяк-көнбатышка, кара урманнар белән уратып алынган Дим суына кушылган Уза исемле елгачык буенда Узытамак дигән татар авылы ята, уpыcлар аны алпавыт исеме белән Алᴋᴎнa дип атый...[1] Аксаков хәбәре буенча Алкиннар бу авыл җирләрен 1791 елда башкортлардан сатып ала. Төгәл мәгълүмат буенча алпавытның исеме Йосып Алкин, ул Тәфкилев морзаларның кияве була. Ул Тәтеш өязеннән 45 крепостноен сатып алынган җиргә күчерә. 1839 елда аның биләмәсендә 21 йортта 124 крепостной яши. [2]

Демография

  • 1917 – Ɵфə өязе Казанка вулысы Узы-тамак авылында 61 йортта 349 башкорт яши.[3]
Халык саны
2002[4]2009[4]2010[5]
411440429

Рәсми рәвештә бүген Узытамакта 42% татарлар, 37% башкортлар яши.

Мәгариф

Авылның үз мәктәбе юк. Балалар Алкин мәктәбенә йөреп укый.

Авылның атаклы кешеләре

  • Котлымөхәммәд Алкин (1863-?) — револүционер[6]

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Чишмә): 21 км
  • якындагы тимер юл стаʜсaсенә (Алᴋᴎнa): 1 км

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә