Айрат Гаскәров

Айрат Гаскәров, Айрат Рәфыйк улы Гаскәров (рус. Айрат Рафикович Гаскаров, 1963 елның 5 октябре, БАССР, Чишмә районы, Чишмә) — икътисадчы, банкир, 2002-2010 елларда БР премьер-министрының беренче урынбасары – БР финанс министры, 2010-2011 елларда РФ Федераль җыенының Федерация шурасы әгъзасы, 2016 елдан РФ финанс министры ярдәмчесе. Икътисад фәннәре кандидаты (2007). БР атказанган икътисадчысы.

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 5 октябрендә Башкортстан АССР Чишмә районы үзәге Чишмә бистәсендә туган. «Икътисадчы» белгечлеге буенча Бөтенсоюз читтән торып укулы финанс-икътисад институтының финанслар һәм кредит бүлеген (1989), РФ фәннәр академиясенең икътисад институтын тәмамлаган, шул ук институтта 2007 елда «Целевые программы как инструмент обеспечения финансово-экономической устойчивости субъекта Российской Федерации» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[2]. 1981-1983 елларда хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

undefined
  • БР атказанган икътисадчысы