Энесса Истомина
Энесса Георгиевна Истомина (рус. Энесса Георгиевна Истомина; 16 июнь 1934, Чишмә эшчеләр бистәсе, Чишмә районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР — 10 апрель 2023) — тарихчы-галим. 1971 елдан — СССР Фәннәр академиясе Тарих институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институтының өлкән, аннары баш фәнни хезмәткәре, 1992 елдан — Россия дәүләт гуманитар университеты укытучысы. Россия Табигый фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы (1998), тарих фәннәре докторы (1984), профессор (2003). Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Энесса Истомина 1934 елның 16 июнендә Башкорт АССРның (хәзерге Башкортстан Республикасы) Чишмә районы, Чишмә бистәсендә туа.
1957 елда Мәскәү дәүләт тарих-архив институтын тәмамлый һәм Псков һәм Новгород өлкәләре дәүләт архивларында документаль материалларны куллану бүлеге мөдире булып эшли[1]. 1969 елда «Новгородская губерния во второй половине XVIII века: опыт историко-географического исследования» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1969 елдан — Мәскәүдәге Бөтенсоюз документлар алып бару һәм архив эше фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре. 1970—1971 елларда Мәскәү дәүләт тарих-архив институтының өлкән укытучысы була.
1971 елдан — СССР Фәннәр академиясе Тарих институтының (хәзерге Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты) өлкән, аннары төп фәнни хезмәткәре. 1984 елда «XVIII гасырның икенче яртысында — XIX гасыр башында Европа өлешендәге Россиянең икътисади үсешендә су юллары һәм аларның роле» («Водные пути и их роль в экономическом развитии Европейской России во второй половине XVIII — начале XIX вв.») темасына докторлык диссертациясе яклый. 1992 елдан — Россия дәүләт гуманитар университеты укытучысы. 2003 елдан — профессор. «Төбәк тарихы» һәм «Тарихи туган якны өйрәнү» курслары буенча лекцияләр укый, университетның культурология, тарих фәннәре, сәнгать белеме буенча диссертация советы әгъзасы була.
Тарихи география, төбәк һәм социаль-икътисади тарих, Россиянең тарихи-мәдәни һәм табигый мирасы, Ватан тарихы, мәдәният тарихы өлкәләре буенча белгеч буларак, Россия Фәннәр академиясе Тарихи демография һәм тарихи география буенча фәнни советының тарихи география, картография һәм туган якны өйрәнү буенча секция бюросы рәисе; Рус география җәмгыяте әгъзасы; Россия Фәннәр академиясе Россия тарихы институтының Галимнәр советы рәисе урынбасары һәм Диссертация советы әгъзасы.
Галим 2023 елның 10 апрелендә Мәскәүдә вафат була[2].
Төп хезмәтләре
Диссертацияләре
- Истомина Э. Г. Новгород губернасы XVIII гасырның икенче яртысында (тарихи-географик тикшеренүләр тәҗрибәсе). (Новгородская губерния во второй половине XVIII века. (Опыт историко-географического исследования)). Тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация авторефераты. М.: МГИАИ, 1969. 24 б.
- Истомина Э. Г. XVIII гасырның икенче яртысында — XIX гасыр башында Европа Россиянең икътисади үсешендә су юллары һәм аларның роле. (Водные пути и их роль в экономическом развитии Европейской России во второй половине XVIII-начале XIX в.: диссертация … доктора исторических наук : 07.00.02). — Мәскәү, 1984. — 407 б.: ил.[3].
Китаплары
- Истомина Э. Г. . — (Города и поселки Новгородской области).
- Истомина Э. Г., Николаев А. Н. . — (Города Новгородской области). — 25 000 экз.
| тулы исемлек |
|---|
|
Мәкаләләре
- Истомина Э. Г. . — 5550 экз.
| тулы исемлек |
|---|
|
Искәрмәләр
- ↑ «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. ИСТОМИНА Энесса Георгиевна [Тикшерелгән 20 июнь 2024]
- ↑ Коллектив и Дирекция Института российской. Институт российской истории РАН (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2023.
- ↑ Истомина, Энесса Георгиевна. - Водные пути и их роль в экономическом развитии Европейск.. (рус.). Российская государственная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
Әдәбият
- Кто есть кто в РГГУ. М., 1993. С. 104—105.
- Кто есть кто в РГГУ. М., 2002. С. 134—135.
- Истомина Энесса Георгиевна // Историки России XX века: Биобиблиографический словарь / Авт.-сост. Чернобаев Анатолий Александрович. Под ред. Динеса Владимира Александровича. — Саратов: Саратовский государственный социально-экономический университет, 2005. — Т. 1 (А—Л). — С. 384. — 576 с. — 2000 экз. — ISBN 5-87309-438-1.
Cылтамалар
- «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. ИСТОМИНА Энесса Георгиевна [Тикшерелгән 15 июнь 2024]
- Страница на сайте ИРИ РАН