Раил Әсәдуллин

Раил Әсәдуллин, Раил Мирвәй улы Әсәдуллин (1953 елның 25 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Чишмә районы, Чишмә) — галим-педагог, педагогика фәннәре докторы (2000), профессор (2001). 2005—2018 елларда Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры. БР атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1995).

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 25 апрелендә Башкортстан АССР Чишмә районы Чишмә шәһәр тибындагы бистәсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чишмә районы Келәш авылы сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1983—1986 елларда хәрби хезмәттә булган. «Химия һәм биология укытучысы» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1978). «Педагогик эшчәнлек субъекты буларак укытучы шәхесен формалаштыру» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2000).

Хезмәт юлы

1978—1983 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының ВЛКСМ комитеты секретаре.

1983—1986 елларда — Мәскәү дәүләт педагогика институтында  [рус.] аспирантура (соңрак докторантура).

1987—1997 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының педагогика кафедрасы мөдире.

1997—2001 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының (2000 елдан университет) укыту-тәрбия эше буенча проректоры.

2001—2005 елларда — Башкорт дәүләт педагогика университетының укыту эше буенча проректоры.

2005—2018 елларда — Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры, профессор. «Педагогический журнал Башкортостана» журналының баш мөхәррире. 2015 елда Башкортстан югары уку йортлары ректорлары шурасы рәисе итеп билгеләнгән. 80 нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы.

2018 елда Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе итеп сайлануы сәбәпле, БДПУ ректоры вазифасыннан китә[1].

Иҗтимагый эшчәнлеге

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Өйләнгән, өч улы бар.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә