Валентин Ерашов
Валентин Ерашов, Валентин Петр улы Ерашов, рус. Ерашов Валентин Петрович (1927 елның 18 марты, ТАССР, Спас кантоны, Иске Әлмәт — 1999 елның 11 гыйнвары, Мәскәү) — язучы, ССРБ журналистлар (1958), ССРБ язучылар (1961) берлекләре әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1927 елның 18 мартында Татарстан АССР Спас кантоны (1930-1963 елларда Биләр, хәзерге Нурлат районы) Иске Әлмәт авылында агроном гаиләсендә туган. Әтисен күмәк хуҗалыклар төзү вакытында яңа оешкан хуҗалыкларга эшкә җибәрү сәбәпле, балачагы республиканың төрле торак пунктларында үтә. Ерашовлар гаиләсе 1932 елда Казанга, 1936 елда Минзәләгә күчеп килә. Минзәләдә 4нче санлы башлангыч мәктәптә (соңрак мәктәп бинасы яна), 2нче санлы тулы булмаган урта мәктәптә укый башлый, соңыннан В.М. Молотов исемендәге мәктәптә (хәзерге 1нче санлы мәктәп) укуын дәвам итә. Мәктәпнең ВЛКСМ комитеты сәркатибе итеп сайлана.
1943 елда Казан юридик институтының (КЮИ) әзерлек бүлегенә укырга керә. ВЛКСМың Сталин район комитетында (Казан), институтта укый башлагач, КЮИның хәрби кабинет мөдире булып эшли.
1944 елның гыйнварында, читтән торып укырга күчеп, Минзәләгә әйләнеп кайта, ВЛКСМ райкомында инструктор, соңрак «Осоавиахим» район җәмгыятенең җитәкчесе була.
1944 елның көзендә хәрби хезмәткә китә. Калининград өлкәсендә башта солдат, сержант, 1947 елдан офицер-сәяси хезмәткәр булып хезмәт итә. Читтән торып укып, Калиниград дәүләт педагогия институтының (хәзерге И. Кант исемендәге Балтика федераль университеты) тарих факультетын тәмамлый. 1958 елда гвардия майоры дәрәҗәсендә отставкага китә.
1958-1963 елларда «Калининградская правда» өлкә газетасында эшли. 1964-1967 елларда Калининград өлкәсе язучылар берлеген җитәкли.
1967 елда Мәскәүгә күченә, язучылык иҗаты белән генә шөгыльләнә.
Иҗаты
1958 елда Калининградта беренче китабы — «Елга өстендә таң» (рус. Рассвет над рекой) хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Әсәрләренең төп темасы — хәрби хезмәт, сугыш темасы. Барлыгы 25 китабы чыккан.
Китаплары
| Китаплары |
|---|
|