Көнбагыш
Көнбагыш | |
---|---|
Җимеш төре | орлыкча[d][1] |
SEO_description | Подсолнечник — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Халыкара фәнни исем |
|
Таксономик ранг | ыру[3] |
![]() | |
Таксонның халык атамасы | slunečnice[2][4], slnečnica[5], helianto[6], suncokret[7], słónčnica, sonneblom, دوار الشمس, günəbaxan, көнбағыш, сланечнік, сланечнік, słuńcownik, Solsikke-slægten, Sonnenblumen, słyńca, ηλίανθος, päevalill, گلآفتابگردانیان, Auringonkukat, hélianthe, sanruusen, सूर्यफूल, חמנית, արևածաղիկ, Sólblóm, ヒマワリ属, მზესუმზირა, күнбағыс, ಸೂರ್ಯಕಾಂತಿ, saulėgrąža, സൂര്യഗായത്രി, słonecznik, подсолнечник, සූරියකාන්ත, solrossläktet, Zůnynblůma, ಸೂರ್ಯಕಾ೦ತಿ, mirasol, hirasol, siolaʻā, көнбагыш, соняшник, surajmukhi, kungaboqar, chi Hướng dương, айбагар, көнбакты, 向日葵屬, sunflower, sunflower, sanbluumen, solrosor, сончоглед, Zonnebloem[8], 向日葵属 и 向日葵属[9][10][…] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=5474 |
Югарырак таксон | Подсолнечниковые[d] |
SEO_title | Подсолнечник — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Ареал таксона | Төньяк Америка |
![]() |
Көнбагыш, айбагар, көнбакты (лат. Helianthus — кояшлы чәчәк) — Астралар гаиләлегеннән үсемлек ыругы. 108 төре бар дип исәпләнә.
Кояш чәчәгенең иң беренче күзгә ташлана торган өлеше бик зур алтын «ромашкасы». «Ромашка» – чәчәкләрдән торган тулы бер колония. Һәрбер көнбагыш башында якынча 1500ләп аерым чәчәк бар. Алар «кәрзиннең» иң кырыенда урнаша һәм үзенә күрә бер такыя сыман булып тора. Нектары юк. Аларның бурычы – җете төсләре белән бөҗәкләрне алдап китерү. Мондый шудырма график серкәләнү өчен бөҗәкләргә генә ышанып ятмаска, ә бәлки чәчәкләргә бер-берсен серкәләндерергә дә мөмкинлек бирә.
Чәчәк кәрзинен тыгыз боҗра итеп яшел яфраклар колачлап алган. Алар алтын чәчәкне салкыннардан да, кирәкмәгән артык дымнан да, корткычлардан да саклыйлар. «Кәрзин» эчен тутыручы чәчәкләр төрлесе төрле «яшьтә». Иң яшьләре – нәкъ уртада, ә кырыйларда картраклары – боларының инде орлыклары өлгереп маташа.
Европага көнбагыш 1510 елда килеп эләгә. Аны Испаниягә Мексикадан алып кайталар һәм башта ул бары тик Мадридның ботаника бакчасында гына үстереләр. Ләкин озак та үтми, «кояш чәчәге»н Европаның башка илләрендә дә үстерә башлыйлар. XVI гасыр азагында ботаник Лобелиус беренче булып көнбагышның тасвирламасын эшли һәм исемен законлаштыра. Шул гомердән бирле Америка «кунагы» хелиантус (грек теленнән гели – кояш, анто – чәчәк) дип атала башлый. Көнбагышның исеме үзен аклый. Чөнки ул иртәдән кичкә кадәр күктәге кояшка йөзе белән борылып, аны озата «йөри».
Россия территориясенә көнбагышның үтеп керүе Петр I исеме белән бәйле, диләр тарихчылар. Өч йөз ел элек ул көнбагышны Россиягә алып кайта һәм кояш чәчәге, бәрәңгедән аермалы буларак, халык арасында бик киң таралыш ала, аны үз итәләр. XVIII гасыр азагына көн-багыш һәр крестьянның бакчасында урын ала, ә орлыгы халык бәйрәмнәрендә, ярминкәләрдә чикләвекләрне дә кысрыклап, иң шәп сатыла һәм сатып алына торган ризыкка әйләнә.
Әле шул елларда ук орлыкларының бик майлы булуына игътибар итә кайбер галимнәр. 1773 елда «Известия» газетасында (аны Россия Фәннәр Академиясе чыгара) «О приготовлении масла из семян подсолнечника» дигән мәкалә басыла. Мәкалә уңаеннан кузгалып киткән бәхәсләрдә шул вакытның абруйлы кешеләре – академик Северин белән агроном Болотов катнашуга карамастан, көнбагыштан май сыгу эше теория булып кына кала. Бары тик 70 елдан соң гына дөньяга көнбагыш мае туа.
1841 елның язында крепостной крестьян Данила Бокарев (граф Шереметевның крепостное) бакчасына көнбагыш утырта һәм җәй азагында аның орлыкларын май сыккычтан чыгарып карыйсы итә. Һәм, гаҗәпләнүенә каршы, искиткеч хуш исле, тәмле май сыгылып чыга: «...какого он никогда не видывал и какого здесь не было в продаже...» дип язып чыга бу искитмәле вакыйга турында «Экономические записки» газетасы.
Шунысы кызык, көнбагыш Россиядән яңадан тарихи ватаны Америкага әйләнеп кайта – бу юлы чәчәк булып түгел, ә бәлки хуш исле шәп май чыганагы булып.
1860 елдан башлап, селекционерлар ХХ гасыр башына көнбагышның инде 30лап бик майлы сортын китереп чыгаруга ирешәләр. Хәзер көнбагыштан 49,3 процент май сыгып алырга мөмкин булган сортлар бар.
Галимнәр көнбагышның тамыры белән дә кызыксына. Селекционерлар бу эштә аның якын туганы булган топинамбурны ярдәмгә «чакырганнар». Күп тәҗрибәләрдән соң, топинамбур бәрәңгеле һәм көнбагыш башлы яңа үсемлек китереп чыгарылган. Исеме – «топинсолнечник». Гибрид, шәп азык культурасы буларак, терлекчеләргә бик ошаган, чөнки ул гектардан 80 тонналап яшел масса һәм 35-40 тонна туклыклы «бәрәңге» дә бирә икән.
Көнбагыш мае
Көнбагыш мае — үсемлек маеның төре. Чистартылмаганы — карачкыл төстә, көнбагыш тәме килә, озак сакланса, төбенә юшкын утыра. Чистартылганы ачык төстә, иссез. Аңарда 65 процент липоевая әчелек бар, ул тән күзәнәкләрен яңартуда зур роль уйный. Бу майны салатка, винегретка кушалар, аңарда ит, балык һ.б. кыздыралар. Шулай ук ул маргарин, майонез, консервалар җитештергәндә кулланыла. Башланган шешәдәге майны озак сакларга ярамый. Тәмен кайтарам дип кайната күрмәгез, маегыз әлифкә әйләнәчәк. Көнбагыш маен берничә кат куллану (кыздырганда, мәсәлән) сәламәтлек өчен зыянлы.[11]
Искәрмәләр
- ↑ http://www.plantarium.ru/page/view/item/42525.html
- ↑ 1 2 Zicha O. Helianthus (slunečnice) (чеш.) — BioLib, 2004.
- ↑ 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — С. 386. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Zicha O. Helianthus (slunečnice) (чеш.) — BioLib, 2004.
- ↑ Maňas M. Helianthus (slunečnice) (чеш.) — BioLib, 2005.
- ↑ Malovec M. Helianthus (slunečnice) (чеш.) — BioLib, 2005.
- ↑ Jirásek K. Helianthus (slunečnice) (чеш.) — BioLib, 2008.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统(неопр.) // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ http://www.omet-ufa.ru/mau.html(үле сылтама)