Топинамбур

Топинамбу́р яки Топина́мбур, шулай ук җир грушасы (лат. Heliánthus tuberósus) — Астралылар гаиләлеге Көнбагыш ыруының күпьеллык үләнле-бүлбеле үсемлекләр төре. Яфрагы-чәчәге көнбагышка охшаган, тамырлары бәрәңгене хәтерләтүче бүлбеләр бирә торган үсемлек, яшелчә. Топинамбурның үрчүен контрольдә тоту кирәк, чөнки көчле тамырлары башка үсемлекләргә үсәргә ирек брми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән[10].

Атамасы

Яшелчәгә Бразилия индеецларының тупинамба кабиләсе исеме бирелгән.

Таралу ареалы

Топинамбур борынгыдан ук Төньяк Америка индеецлары тарафыннан үстерелгән. Европага XVI гасырда декоратив үсемлек буларак кертелгән. XVIII гасырда бәрәңге үрчетү һәм куллану арту сәбәпле, топинамбурны куллану бермә-бер кими. XIX гасырның икенче яртысыннан фураж культурасы буларак игелә.

Ботаник тасвирлама

Файл:Gewaschene-Topinambur-Knollen.jpg
Топинамбур бүлбесе

Бүлбеләре туфракта яхшы кышлый, кырыс климат шартларына (– 40 - 54 °С.) түзем[11]. Иртә язда яисә көз көне утырталар. Сабагының биеклеге 4 метрга җитә. Сары чәчәкләре көнбагышка охшаган. РФ Европа өлешендә август-октябрь айларында чәчәк ата. Көз көне орлык коя.

Топинамбурның бүлбеләре химик составы буенча бәрәңгегә охшаган. Туклыклыгы ягыннан кайбер яшелчәләрдән өстен тора. Бүлбеләре аксымга, минераль тозларга, инулин полисахаридына, фруктозага, микрокисәкчекләргә, азотлы матдәләргә, В1, С витаминнарына, каротинга бай.

Куллану

Топинамбурның яфрагы һәм сабагы силос өчен яхшы кушылма. Аучылык хуҗалыкларында аны куян, поши, боланнарга ашату өчен үстерәләр. Бүлбесен ашатсаң, сыер сөтенең күләме һәм майлылыгы арта. Тавыкларга бирсәң, ике-өч атнага алданрак йомырка сала башлый. Кәҗә, сарык, йорт куяны да яратып ашый. Бүлбеләрне язын казып алсаң, яз көне кирәкле файдалы ризык була. Көз көне казып алынган бүлбе озак сакланмый, аз гына бәрелсә-яньчелсә дә, чери.

Чи килеш тә ашарга яраклы яшелчә. Шулай ук пешереп, кызыдырып та ашарга мөмкин. Аннан төрле салат, компот, чәй, кофе ясыйлар. Киптерергә яисә консервларга була. Кыздырган бүлбесенең тәме баллы бәрәңге тәменә охшаган.

Экология

Топинамбур кебек чит илләрдән кертелгән үсемлекләр яңа ватаны табигатенә яраклашып, кыргыйлашып китәргә сәләтле. Алар җирле үсемлекләрне юкка чыгара башлый. Шуңа күрә топинамбурның үрчүен контрольдә тоту таләп ителә. Көчле тамырлары белән тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән. КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров тапинамбурны Татарстан флорасының Кара китабына кертергә тәкъдим итә.

Галерея

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Топинамбур. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 февраль, 12нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1 2 苏芝敏, 张红星, 任玉芬, 赵娟娟, 郭培培 2007-2020年北京城区植物物种名录数据集, A plant species list dataset for urban area of Beijing, China 2007 – 2020 — 2022. — doi:10.57760/SCIENCEDB.J00001.00473
  2. 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  3. 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22184. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022184
  4. 1 2 3 Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 905.
  5. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  6. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  7. Nederlands Soortenregister
  8. 1 2 3 4 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  9. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  10. Клен американский и топинамбур попали в «Черную книгу флоры Сибири». ТАСС, 3.10.2016  [рус.]
  11. Топинамбур 2019 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган.. agronationale.ru  [рус.]