Александр Шадриков

Александр Валерьевич Шадриков (чуаш. Элексантӑр Валерьевич Шадриков , 1 гыйнвар 1977, Алешкин Саплык, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе. ТР экология һәм табигый байлыклар министры (02.2018—03.01.2026). Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры (рәсми рәвештә билгеләнүе турында 2026 елның 4 гыйнварында игълан ителә)[1][2]. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары (2026 елның 26 сентябреннән)[3].

Тормыш юлы

1977 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында туган, милләте — чуаш.

«Физика һәм информатика укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын (1998), «юрист» белгечлеге буенча Чуваш дәүләт университетын (2006) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

1998–2001 елларда Сбербанкның Чүпрәле филиалында программа инженеры булып эшли[4]. Соңрак, дәүләт хезмәтенә күчеп, Чүпрәле районының икътисад бүлеге башлыгы вазифасын били.

2002–2005 елларда Чүпрәле районында техник инвентаризация бюросы мөдире булып эшли, һәм киләсе 5 елда (2006-2011) Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасында була.

2011 елдан 2013 елга кадәр — Уляновск шәһәренең Засвияжский район хакимияте башлыгы урынбасары, Засвияжский районы администрациясе башлыгы — шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары[5].

2013 елдан Чүпрәле районы администрациясен җитәкли: 2013 елның гыйнварыннан февраленә кадәр башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы; 2013 елның февраленнән апреленә кадәр башкарма комитет башлыгы.

2013 елдан 2018 елга кадәр ― Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

2018 елның февраленнән — Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры[6]. 2026 елның 3 гыйнварында А. Шадриков экология министры вазифасыннан азат ителә[7].

Шәхси тормышы

Өйләнгән, ике баласы бар.

Дәүләт бүләкләре

  • «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлар өчен» медале (Федераль дәүләт статистика хезмәте, 2006);
  • «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале;
  • ТР Икътисад министрлыгының Мактау кәгазе[8];
  • «Казанга намуслы хезмәте өчен» аерымлык билгесе (2025)[9];
  • «Дуслык» ордены — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[10].

Искәрмәләр

  1. ↑ Экс-глава Минэкологии Татарстана Шадриков перешел на работу в Минприроды России. РБК Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2026.
  2. ↑ Шадриков назначен директором департамента водных ресурсов Минприроды России. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2026.
  3. ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 26.09.2026 № 2666-р Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2026.
  4. ↑ Александр Шадриков биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2025.
  5. ↑ Экс-глава Засвияжского района Шадриков стал министром экологии Татарстана / Новостной портал Ульяновска / 73online.ru (2018-02-09). 26 октябрь 2025 тикшерелде.
  6. ↑ Шадриков Александр Валерьевич министр экологии и природных ресурсов РТ [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2025.
  7. ↑ Источник: министр экологии РТ Шадриков ушел в отставку (рус.). Бизнес Онлайн (3 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2026.
  8. ↑ Шадриков Александр Валерьевич. 26 октябрь 2025 тикшерелде.
  9. ↑ Шадриков Александр Валерьевич — Татцентр.ру. 26 октябрь 2025 тикшерелде.
  10. ↑ О награждении орденом «Дуслык» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (26 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.

Тема буенча өстәмә