Казан дәүләт циркы
Казан дәүләт циркы — Казанның тарихи үзгендә урнашкан автономияле оешма ― күңел ачу цирк йорты. ТР мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган.
Бина
2312 тамашачыны исәптә тоткан заманча бинасы 1967 елда «Татгражданпроект» проекты буенча төзелгән. Цирк Татарстанның мәдәният министрлыгы патронажы астында эшли. 1995 елда цирк каршындагы музей ачылган.[1]
Тарих
1996 елдан цирк карамагындагы балалар цирк мәктәбе эшли.
Цирк директорлары
- 1967―1973 еллар ― Николай Казимирович Панов, жонглер, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1973―1976 еллар ― Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллин, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1976―1993 еллар ― Михаил Федорович Боголюбов, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1993 елдан – Дамир Минхәид улы Шәрифуллин
- ? – Артур Наил улы Якушев
- ? – Рамил Дамир улы Шәрифуллин[2]
- 2022 елның 17 маеннан ― Эльмира Булатова [3]
Искәрмәләр
- ↑ http://moyakazan.narod.ru/kultura4.html
- ↑ Интервью без галстука с директором Казанского цирка Рамилем Шарифуллиным. kazan-circus.ru [рус.]
- ↑ Казан циркының яңа директоры билгеле. Шәһри Казан, 17.05.2022
| Казанның истәлекле урыннары | ||