Айрат Шәфигуллин
Айрат Радин улы Шәфигуллин (рус. Айрат Радинович Шафигуллин; 15 сентябрь 1965, Казан) — Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2014—2018), икътисад фәннәре кандидаты, ТР атказанган икътисадчысы (2007).
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 15 сентябренда Казанда туган. Васильево бистәсендә автотранспорт техникумын (1984), «икътисадчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1990), Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен (2003) тәмамлаган. 1984-1986 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы
- 1983—1984 Казан ПОГАТ-3 автослесаре.
- 1990—1995 Казанның Совет районы хакимиятендә икътисадчы, икътисад һәм прогнозлау бүлеге мөдире, торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы.
- 1995 Казан хакимиятенең торак мәйданны исәпкә алу, контрольлек итү һәм бүлү идарәсе башлыгы урынбасары.
- 1995—1997 Казанның Совет районы хакимият башлыгының беренче урынбасары.
- 1998 Казан хакимиятенең финанс идарәсе башлыгы.
- 1998—2007 РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе.
- 1999—2006 «Банк ЗЕНИТ» ААҖ Әлмәт филиалы идарәчесенең клиент базасын киңәйтү буенча киңәшчесе.
- 2005—2007 «Наратбанк» КБ ҖЧҖ хәвеф белән идарә итү бүлеге башлыгы.
- 2007—2014 ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры.
- Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2010-2014 елларда) булган Валерий Власов V чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты булып сайлангач, аның вазифасына билгеләнә.[1]
- 2018 елның 13 ноябреннән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» орденының медале (2001);
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005);
- ТР атказанган икътисадчысы (2007);
- Хөрмәт ордены (Россия) (2011, 2013);
- «Дуслык» ордены (2025) — Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле эше өчен[2].
Сылтамалар
- «Рәсми Татарстан» сайты 2013 елның 22 ноябрь көнендә архивланган.
- Секретарем Совбеза Татарстана стал Айрат Шафигуллин 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Татарстан президенты указы №УП — 964
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (15 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.