Хәтер китабы (редакция)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Тикшерелгән мәкалә
«Хәтер китабы» редакциясе
Офис: Татарстан Республикасы, Казан, Тельман урамы, 5
тел: +7 (843) 238-63-28
Email: kp-rt@mail.ru
Рәсми теле: татар, рус
Җитәкчеләр
Баш мөхәррир Рамил Миргасыйм улы Вәлиев
Нигезләү
1990
«"Хәтер Китабы" редакциясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайты


«Хәтер китабы» редакциясе («„Хәтер китабы“ редакциясе» Татарстан Республикасы ДБУ, рус. ГБУ РТ «Редакция "Книга Памяти"») — Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе, коммерцияле булмаган оешма.

Редакция тарихы

1989 елда илдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгын үткәрү буенча чаралар планы эшләнелә, иң мөһим чараларның берсе итеп Бөтенсоюз Хәтер Китабын булдыру атала. Шул сәбәпле Россия Федерациясе субъектларында махсус редакцияләр оештыру тәкъдим ителә. Татарстанда редакция КПССның өлкә комитеты каршында, ул вакытта (һәм хәзерге көндә дә) Татарстанда актив эшләп килгән эзләнү хәрәкәте, редакция коллегиясе карары нигезендә 1990 елның ноябрендә оештырыла, ТАССР Министрлар Советының 1990 елның 29 декабрендәге 447 номерлы карары белән теркәлә[1].

2010 елдан Тататарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагында.

Төп максаты — Татарстанда туган һәм республика хәрби комиссариатлары тарафыннан мобилизацияләнеп Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалучыларның, шулай ук туган якларына Җиңү алып кайтучыларның, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында тылда хезмәт итүчеләрнең, Совет хакимияте елларында сәяси һәм административ репрессияләр корбаннарының исемнәрен мәңгеләштерү.

Хәтер китаплары Татарстан Республикасының һәр муниципаль районы буенча, алфавит тәртибендә эшләнелә. Төп томнар нәшер ителгәннән соң өстәмә том басыла.

Редакция хезмәткәрләре

Редакция коллективын партия өлкә комитетының лекторлар төркеме әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Михаил Черепанов җитәкли. Әдәби эшне журналист һәм архивчы, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина башкара. Коллективка Валентина Липатникова, Ирина Павлова, Алевтина Николаева, Рамил Бикмуллин, Эльза Зарипова, Алевтина Некрасова, Нәфисә Габдрахманова, Виктория Савельева кебек тырыш һәм фидакарь хезмәткәрләр өстәлә, соңрак аларга Галина Чегаева, апалы-сеңелле Энҗе һәм Резеда Хуҗиналар, Гөлназ Әхмәтгалиева, Кадрия Баталова, Алинә Карабашева, Рәмилә Мансуровалар да кушыла.

Рамил Миргасыйм улы Вәлиев җитәкли.

Редакция басмалары

«Хәтер» китабы (28 томлык)

«Хәтер» китабы

Китап Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ""Хәтер китабы"н хәзерләү һәм нәшер итү турында", 1993 елның 18 май, 287 карары нигезендә басыла.[2]

Басмада Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, яралардан яисә әсирлектә үлгән, хәбәрсез югалган Татарстан җирендә туган, яисә армия сафларына республика хәрби комиссариатлары тарафыннан чакырылган солдат һәм офицерларның тулы исемлеге бирелә.

Исемлекләрне төзүдә түбәндәге чаралардан мәгълүматлар алына: Оборона министрлыгының Үзәк архивы, Хәрби медицина, Үзәк Дәүләт архивларында сакланган белешмәләр, республика район хәрби комиссариатларында тупланган картотекалар, төрле өлкәләрдә, шәһәрләрдә, районнарда басылып чыккан Хәтер китапларында урын алган татарстанлылар турындагы мәгълүматлар, www.obd-memorial.ru[3] һәм www.soldat.ru[4] сайтларында китерелгән, эзләнү экспедицияләре әгъзалары тарафыннан сугышлар барган урыннарда һәм Бердәмлек илләренең төрле районнарындагы хәрби комиссариатлар. Германия җирендә һәлак булган һәм анда күмелгән сугышчылар турындагы белешмәләрнең шактый өлеше Федераль иминият хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә архивыннан һәм Кызыл Хаҗ җәмгыятенең эзләү идарәсе аша немец эзләнү оешмаларыннан алына.

Сугышчыларның исемлеге рус һәм татар телләрендә алфавит тәртибендә бирелә, һәлак булган сугышчы турындагы мәгълүмат мондый эзлеклелектә китерелә: аның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, туган урыны, хәрби хезмәткә чакырылган урыны, хәрби дәрәҗәсе, хәрби частьнең, яисә госпитальнең, медсанбатның номеры (хәрби хезмәт урыны), һәлак булган вакыты һәм җирләнгән урыны.

«Алар илгә Җиңү алып кайтты» Хәтер китабы

«Алар илгә Җиңү алып кайтты» Хәтер китабы

Китап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күптомлы «Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның „Алар Илгә Җиңү Алып Кайтты“ Хәтер китабын нәшер итү турында», 2003 елның 3 декабрь, 623 карары нигезендә басыла[5].

Китапта Татарстанда туган, яшәгән, ТАССР хәрби комиссариатлары тарафыннан мобилизацияләнгән, Икенче бөтендөнья сугышы фронтларын кичеп, илгә Җиңү алып кайткан якташларыбызның исемнәре мәңгеләштерелә.

Исемлеккә Бөек Ватан (1941—1945), Совет-фин сугышларында (1939—1940), башка хәрби конфликтларда (1939—1945) катнашучыларның исемлекләре бирелә.

Сугышта катнашучылар турында кыскача белешмәләр район хәрби комиссариатлары архивларында, ТР Милли архивында, ТР Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивында, РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе (КГБ), ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы архивларында, предприятие һәм оешмалар, ТР музейлары һәм эзләнү оешмалары архивларында, шулай ук җирле үзидарә органнарында туплана.

Татарстан Республикасы сәяси һәм административ репрессия корбаннарының Хәтер китабы (28 томлык)

Татарстан Республикасы сәяси һәм административ репрессия корбаннарының Хәтер китабы

Китап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннары Хәтер китабын нәшер итү турында», 1999 ел, 23 февраль, 75 карары нигезендә басыла[6].

Басылган унсигез томда Татарстанда туган, яшәгән һәм 1917—1987 елларда хакимияткә каршы төрле гамәлләр эшләүдә нахакка гаепләнгән һәм хөкемгә тартылган гражданнарның исемлеге китерелә.

Басмадагы белешмәләр Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Дәүләт иминлеге комитеты), ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы архивлары, Татарстан Республикасы архивлары, Россия Федерациясе Дәүләт архивы һәм элеккеге ССРБнең башка төбәкләре (Түбән Новгород, Пермь, Свердлау өлкәсе һ.б.) архивларында сакланган документларга нигезләнеп бирелә. ТР Прокуратурасының мәгълүмат банкында, элеккеге ССРБдәге сәяси репрессия корбаннарының халыкара «Мемориал» җәмгыяте инициативасы буенча төзелгән Бердәм электрон банкында тупланган мәгълүматлар файдаланыла.

Унтугызынчы томнан башлап китапта 1920—1930 нчы елларда җирле хакимият органнары карарлары нигезендә административ тәртиптә сәяси репрессияләргә тартылган Татарстан гражданнары исемлеге китерелә.

Китаптагы белешмәләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Мәгълүматлар үзәгенең реабилитацияләү бүлеге туплаган архив материаллары һәм бу министрлык архивларында сакланган шәхси карточкалар нигезендә бирелә.

Исемлек районлап китерелә, ә районнар рус телендәге исемнәре буенча алфавит тәртибендә төзелә. Исемлекләр гаилә башлыкларының фамилияләре буенча алфавит тәртибендә тәкъдим ителә.

«Татарстан Республикасы тыл геройлары» Хәтер китабы

«Татарстан Республикасы тыл геройлары» Хәтер китабы

Китап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күптомлы «Татарстан Республикасы Тыл геройлары Хәтер китабын нәшер итү турында» 2013 елның 8 апреле, 628-Р номерлы карары нигезендә басыла[7].

Китап хезмәт фидакарьлеге, Ватанга тугрылык һәм югары дәрәҗәдә ватанпәрвәрлекнең якты үрнәге булып торган сугыш чоры буынының хезмәт батырлыгын ачыклау һәм мәңгеләштерү буенча күпьеллык хезмәтне дәвам итә.

«Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр (1979—1989) ветераннарының Хәтер китабы» Биографик сүзлеге

«Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр (1979—1989) ветераннарының Хәтер китабы» Биографик сүзлеге

Биографик сүзлек Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов карары нигезендә «Хәтер Китабы» редакциясе, башка ведомстволар һәм оешмалар белән берлектә 2 томда, шулай ук электрон вариантта нәшер ителә.

Китапка Әфганстан Республикасында үзенең хезмәт һәм хәрби бурычын үтәгән, Татарстан Республикасында туган, яшәгән, ТАССР хәрби комиссариатлары тарафыннан мобилизацияләнгән, шулай ук көч структуралары органнары хезмәткәрләренең исемнәре кертелә.

Исемлекләр район хәрби комиссариатлары, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, музей һәм бу вакыйгаларда турыдан-туры катнашучыларның архив материаллары нигезендә редакциянең эшче төркеме тарафыннан төзелә.

Шулай ук карагыз

  • «Хәтер Китабы» Мемориалы
  • Казан Кирмәнендә урнашкан «Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы»

Искәрмәләр

  1. «Хәтер Китабы» редакциясе" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе
  2. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты "Хәтер китабы"н хәзерләү һәм нәшер итү турында", 1993 елның 18 май, 287 карары
  3. Обобщенный банк данных «Мемориал» — банк данных о защитниках Отечества, погибших, умерших и пропавших без вести в период Великой Отечественной войны и послевоенный период
  4. Солдат.ру
  5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күптомлы «Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның „Алар Илгә Җиңү Алып Кайтты“ Хәтер китабын нәшер итү турында», 2003 елның 3 декабрь, 623 нче карары
  6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннары Хәтер китабын нәшер итү турында», 1999 ел, 23 февраль, 75 карары
  7. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күптомлы «Татарстан Республикасы Тыл геройлары Хәтер китабын нәшер итү турында» 2013 елның 8 апреле, 628-Р номерлы карары

Сылтамалар