«Хыпар» газетасы

Хыпар (тат. Хәбәр) — чуаш телендә чыгучы Чуашстан республикасы газеты. Көнгә 1 тапкыр 4 биттә дөнья күрә.

Газета Николай Никольский тарафыннан беренче чуаш телле газеты буларак нигезләнә. Аның беренче номеры 1906 елның 8 гыйнварында Казанда чыга. 1907 елның маенда бастыру туктатыла. 1917 елда Идел буе кече милләтләр берлеге, ә аннан соң Чуаш милли җәмгыяте тарафыннан бастырыла башлый. 1921 елдан Казаннан Чабаксарга күчерелә.

Совет чорында газета «Канаш» (тат. Киңәш, 1918–37), «Чӑ­ваш коммуни» (тат. Чуаш коммунасы, 1937–52), «Коммунизм ялавĕ» (тат. Коммунизм байрагы, 1952–91) исемнәрен йөрткән. 1991 елда газетага тарихи исем кайтарыла.

Тышкы сылтамалар