Чуел

Чуел (рус. Цивильск искечә — Цывильск, чуаш. Çĕрпӳ) — Чуашиядә шәһәр, Чуел районының административ үзәге.

Халык саны — 13 478 кеше (2010).[2]

География

Чуел шәһәре Зур һәм Кече Чуел елгалар кушылган урынында, Чабаксардан 36 километрга көньяк-көнчыгышка таба урнаша. Шәһәрдә M7 (Түбән Новгород — Казан) һәм A151 (Чуел — Сембер — Сызран) автомобиль юллары кисешәләр. Чуелдан 6 километр ераклыкта Канаш — Чабаксар тимер юл тармагы үтә.

Тарих

Чуел 1583 елда Мәскәү дәүләтенең терәк пункты буларак элекке Сюрбеево (Ҫӗрпӳ) чуаш авылы урынында нигезләнгән. Исеменә караганда, монда сотня кенәзе яшәгән (чуаш. ҫӗрпӳ — йөз кешедән торган гаскәрнең командиры, йөзбашы).

1781—1927 елларда — Чуел өязенең үзәге, 1927 елдан Чуел районы үзәге булып тора.

Халык

1840[3] 1897[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[2]
1 294 2 336 5 907 7 388 8 029 10 053 12 967 13 478

Милли состав (2002): чуашлар — 76,8%, руслар — 21,5%.[10]

Икътисад

Шәһәрдә авторемонт заводы, эксперименталь-тәҗрибә «Чуелхмельмаш» заводы, азык-төлек предприятиелар, сүс җитештерү заводы, колмак заводы, кирпеч заводы.

Мәгариф

2 урта мәктәп, 2 коррекцион мәктәп, балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ).

Фотогалерея